Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә

Турайда яңа клуб булачак Халык җыеннарының чираттагысы Турай җирлегендә булды. Җирлек башлыгы Әлфирә Рәхимова ел дәвамында башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. - 2014 елда өч гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 462 мең сумлык кредит рәсмиләштерде. 2006 ел башыннан 93 хуҗалык максатчан дәүләт субсидиясеннән файдаланды. Заемга алган акчалар терлекләр...

Турайда яңа клуб булачак

Халык җыеннарының чираттагысы Турай җирлегендә булды.
Җирлек башлыгы Әлфирә Рәхимова ел дәвамында башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.
- 2014 елда өч гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 462 мең сумлык кредит рәсмиләштерде. 2006 ел башыннан 93 хуҗалык максатчан дәүләт субсидиясеннән файдаланды. Заемга алган акчалар терлекләр өчен бина төзүгә, мөгезле эре терлек һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга тотылды, - дип билгеләп китте Әлфирә Миннерәфисовна. - "Яшь гаилә" программасы буенча тугыз гаилә йорт төзеде. Тагын биш яшь гаилә торак төзүгә кереште.
Кешеләрнең милеккә хокукын рәсмиләштерү буенча эш игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә 20 йорт һәм 16 җир участогы рәсмиләштерелмәгән.
Турайда суүткәргеч төзү һәм авыл юлларын ремонтлау мәсьәләләре проблемалы булып кала.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев 2015 елга Турай авылында күпфункцияле үзәк төзелешен республика программасына кертү турында мәгълүмат бирде, җирлек депутатларына төзелеш урынын билгеләүне йөкләде.
- Клубның һәм авыл хакимиятенең иске бинасы авария хәлендә, аны ремонтлауга средство эзләгәнче, сүтеп ташлау җиңелрәк булыр. Әмма ул хуҗасыз булып танылганда гына объектны сүтү мөмкин, - диде Валерий Чершинцев. - Иске бина урынына яңасын төзү яхшырак булыр дип саныйм. Беренчедән, биредә территорияне төзекләндерү мәсьәләсе азмы-күпме хәл ителгән, икенчедән, яңа бина авылның эстетик кыяфәтен бизәячәк, чөнки ул федераль билгеләнештәге "Ижминводы" санаториена бара торган үзәк авыл юлы белән рәттән урнашачак.
Фермер хуҗалыкларын үстерү мәсьәләсе дә тикшерүгә куелды.
- Җирлек территориясендә буш җирләр күп. Менә дигән яхшы җирләр, бай табигый ресурсларның отышлы кулланылмавы кызганыч. Авыл хуҗалыгы бизнесының җәлеп ителүчәнлеген күтәрү максатында инвесторлар табарга, җирләрне крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә, йортлар төзүгә бирергә кирәк, - дип ассызыклады Валерий Сергеевич.
Ижёвка - районның визит карточкасы
Ижёвка авылы халкы күп кенә хәл ителмәгән проблемаларны күтәрде.
- Күпкатлы йортларга капиталь ремонт таләп ителә, канализация станциясен үзгәртеп кору үз чиратын көтә, су белән тәэмин итү проблемасы бик кискен тора, балалар бакчасы төзелешен кичектерергә ярамый, - район җитәкчесе Валерий Чершинцев катнашында узган халык җыенында шундый сораулар яңгырады.
Халык яшәеше белән бәйле мөһим проблемаларны хәл итүдә үз позициясен әйтеп, Валерий Сергеевич аерым структура һәм ведомство, учреждение һәм оешма җитәкчеләренең вазифаи инструкцияләрен үтәүгә мөнәсәбәте белән канәгатьсезлеген белдерде.
- Күп мәсьәләләр халык белән тиешле дәрәҗәдә эшләмәүдән килә. Җирлек башлыклары теге яки бу проблеманы хәл итү өчен ниндидер программага керү кирәклеген аңлатырга тиешләр. Мисал өчен, үзара салым программасында катнашкан районнар бар, аның асылы шунда: халыктан җыелган бер сумга дәүләт дүрт сум өстәп бирә. Андый районнар су белән тәэмин итү һәм төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә ирештеләр, - диде Валерий Чершинцев.
Очрашуга йомгак ясап, район җитәкчесе болай дип ышандырды:
- Бүген җыенда күтәрелгән барлык мәсьәләләр район хакимияте беркетмәсенә кертеләчәк. Киләсе очрашуда без сезнең проблемаларга кире кайтачакбыз, анда җаваплы службалар җитәкчеләре үзләренә тапшырылган йөкләмәләрне үтәү турында җавап тотачаклар. Ижёвка - районның визит карточкасы. Биредә данлыклы сәламәтләндерү учреждениесе урнашкан, димәк, җирлек территориясе дә шул дәрәҗәгә тәңгәл килерлек булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеев Менделеевск яналыклары Авыл ќирлеклђрендђ халык белђн очрашулар дђвам итђ