Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр һәм куркыныч һөнәр

12 мартта 10 нчы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләренең данлы армиясе службаның 36 еллыгын билгеләде. Бу дата алдыннан һәм "Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе кысаларында корреспондентыбыз учреждениенең сак бүлеге начальнигы урынбасары ролендә вакытлыча булды. Бер сәгатькә булса да хәрби хезмәткәр булу мөмкинлеге һәркемгә бирелми. Миңа бәхет тиде. Һөнәрнең нечкәлекләре һәм "җитәкче" категориясеннән...

12 мартта 10 нчы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләренең данлы армиясе службаның 36 еллыгын билгеләде. Бу дата алдыннан һәм "Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе кысаларында корреспондентыбыз учреждениенең сак бүлеге начальнигы урынбасары ролендә вакытлыча булды.
Бер сәгатькә булса да хәрби хезмәткәр булу мөмкинлеге һәркемгә бирелми. Миңа бәхет тиде. Һөнәрнең нечкәлекләре һәм "җитәкче" категориясеннән булган белгеч вазифалары белән танышу өчен, миңа махсус кием һәм хәтта противогаз бирделәр. Сак бүлеге начальнигы урынбасары кабинетында мөлаем кыз - сак бүлегенең кече инспекторы Эльвира Мөфтахетдинова каршы алды.. Штатта 13 кеше, шуларның бишесе хатын-кыз. Гүзәл затларыбызга карап, аларның табельле коралдан ышанычлы атуын, ирләр белән беррәттән турникта тартылуын, идәннән этелүен, йөгерүен, нормативлар тапшыруын күз алдына китереп булмый. Учреждениедә хатын-кызларга бернинди ташлама юк, хәрби хезмәткәр өчен таләпләр бер. Хезмәткәрләрнең эпикировкасында табельле корал, махсус чаралар, шлем, бронежилет - барлыгы 20 килограммга якын йөк, шуның белән беррәттән билгеләнгән нормативларны үтәргә кирәк. Мин рольгә кергән көнне дә колониядә гражданлык оборонасы буенча республика укулары узды. Учреждение начальнигы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә шәхси состав "Набат" хәвеф сигналы белән 5 сәгать 30 минутта торгызылды. Хокук саклау органнары да бу көнне гадәттән тыш хәлләргә ныклы әзерлек буенча тикшерелде. Турыдан-туры җитәкче - сак бүлеге начальнигы эчке служба майоры Евгений Комаров бу турыда хәбәр итте.
Евгений Николаевичның служба карьерасы Самара юридик институтын тәмамлап кайтканнан соң, 11 ел элек учреждениедә инспектор вазифасында башланды. 2014 елның сентябреннән ул сак бүлеген - иң җаваплы службаны җитәкли. Эшкә керешкәнче, мине чын урынбасар - Сергей Крапивин белән таныштырдылар, ул Менделеевск егете, җинаять-башкарма системаның Казан урта-махсус уку йортын, Владимирда юридик институт тәмамлаган. Ул тәүлек буена сменага керешүче каравылга инструктаж өчен җавап бирә, аларның эшчәнлеген контрольдә тота. Төркем составына каравыл начальнигы, аның ярдәмчесе, эте белән кинолог (барлыгы 27 службада тәрбияләнүче) һәм кораллы сакчы. Шәхси состав өчен кварталга дүрт мәртәбә өйрәнү атышлары үткәрелә.
- Бу бик мөһим, каравылда торучылар, әгәр хөкем ителгән кеше качарга омтылса, һәм кисәтеп атуга реакция ясамаса, аңа атарга психологик һәм физик яктан әзер булырга тиешләр, - дип сөйли Евгений Николаевич. - Учреждениенең психологы - безнең төп ярдәмчебез. Күнекмәләр, тренинг, тест, әңгәмәләр хезмәткәрләргә службаның авырлыгына түзәргә, гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга ярдәм итә. Сак бүлеге хезмәткәрләре ел башында булган тоткынның качарга омтылышы турында мисал китерделәр. Уяулык, сакчының дөрес карар кабул итүе генә качуны булдырмый калу мөмкинлеге бирде. Һавага кисәтү атуына карамастан, хөкем ителгән кеше төп киртәне үтеп чыга. Андый очракта сакта торучы корал кулланырга мәҗбүр. Яраланган кешене район больницасына илтәләр, хәзер ул Казандагы тоткыннарны дәвалау учреждениесендә.
Сакның шәхси составы теләсә нинди шартларда һәм һава торышы нинди булуга карамастан үз вазифаларын үтәргә әзер булырга тиеш. Бу слуҗбаның эш үзенчәлекләреннән берсе. Һәм көн саен шулай дәвам итә. Мин әле "яшь сугышчы курсы" гына үттем, шулай да кыска вакыт эчендә бу службаның катлаулы һәм куркыныч булуын аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 10 нчы холык төзәтү колониясе