Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгының баланс комиссиясе

Муниципалитетта район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баланс комиссиясе узды.

Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җаваплы служба вәкилләре катнашты. Очрашу барышында терлекләрне саклау, аларның баш санын арттыру, ит һәм сөт җитештерү, малларны тукландыру һәм көтүлекләрне яңарту мәсьәләләре каралды.

– Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен җитәкчеләр белән бергә 2018 елда булган хаталарны һәм җитешсезлекләрне тикшердек, – дип аңлатма бирде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фарухшин.

Узган елдагы үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшчәнлекне анализлау киләчәктә нинди юнәлешләрдә эшләргә кирәклеген күрсәтте. Ит һәм сөт җитештерүне, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча бурычлар билгеләнде. Һәр фермада осеменаторлар булырга тиешлеге ассызыкланды. Шулай ук савым сыерларының саулыгы, профилактик һәм сәламәтләндерү чараларын үткәрү мәсьәләләре дә җитәкчелек контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев