Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларда сабан бәйрәме булмый, Бөтендөнья Сабан туе да виртуаль уза

Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады.

Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Авылларда олы яшьтәге кешеләр күп, ә шәһәрдән Сабан туена яшьләр кайта. Халыкны сакларга кирәк. Шуңа быел Сабан туен онлайн уздырырга карар кылынды. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул онлайн Сабан туеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр трансляцияләнәчәген әйтте. 

10 июльдә шулай ук Бөтендөнья виртуаль Сабан туе планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X