Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылны яклау өчен нәрсә эшләргә

Монай җирлеге командасы Мәскәү өлкәсендә булды һәм «Авыл инициативасы инкубаторы» федераль проекты кысаларында семинарда катнашты.

Бу авылларның комплекслы үсеш проектларын гамәлгә ашыру максатыннан ТР аграр яшьләр берләшмәсе Менделеевск бүлегенең Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе ярдәмендә мөмкин булды.

Командага авыл җирлеге башлыгы, бизнесменнар, гражданлык активистлары, социаль мөһим объектлар хезмәткәрләре, авыл җирлегендә яшәүче актив яшьләрнең бер өлеше керде.

– Экспертлар белән берлектә авыл территориясенә анализ һәм бәя бирелде һәм үсеш программасы фаразы булдырылды. 2019 елның октябрендә безнең команда Авыллар инициативасы форумы кысаларында үз эшләренең йомгакларын тәкъдим итәчәк, – дип аңлатма бирде катнашучыларның берсе Артем Мессеев. – Бу – юл башы һәм без туган авылыбыз өчен эшләячәкбез. Киләчәктә авылның нинди булачагына битараф кала алмыйбыз.

Катнашучылар сүзләренчә, сайлап алынган командалар ел дәвамында халыкара форматта укулар уза, әйдәп баручы тренерлардан экспертлы яклау ала, белгечләр җитәкчелегендә үз торак пунктларының комплекслы проектларын булдырып, территорияләрдә проектларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр эзләү максатында сессияләрдә катнаша алалар.

Фото ТР аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев