Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Айсберг” 45 урынлы автобус алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, шул исәптән Менделеевскиның "Айсберг" спорт мәктәбенә, 11 яңа "Нефаз" автобусы ачкычлары тапшырды. Әлеге карар яшь спортчылар өйрәнү-күнекмә җыеннарында, күчмә ярышлар һәм иптәшләрчә матчларда катнаша алсын өчен, шулай ук спорт учреждениесенең материаль-техник базасын ныгыту максатында кабул ителде. Яңа автобус көчле сигналы белән Менделеевскига...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, шул исәптән Менделеевскиның "Айсберг" спорт мәктәбенә, 11 яңа "Нефаз" автобусы ачкычлары тапшырды.
Әлеге карар яшь спортчылар өйрәнү-күнекмә җыеннарында, күчмә ярышлар һәм иптәшләрчә матчларда катнаша алсын өчен, шулай ук спорт учреждениесенең материаль-техник базасын ныгыту максатында кабул ителде.
Яңа автобус көчле сигналы белән Менделеевскига килеп җитүе турында хәбәр итте. Аны Боз сарае территориясендә спорт учреждениеләре, яшьләр клублары коллективлары, спорт сөючеләр каршы алды.
- Республикабыз Президентына һәм район башлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте "Айсберг" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Егор Демидов. - Хәзер балалар уңайлы автобуста ярышларга йөри алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Айсберг" спорт мђктђбе