Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Айсберг”ка – бер ел

31 мартта "Айсберг" боз сарае ачылуга бер ел тулды. Учреждение кыска вакыт эчендә менделеевлыларның яраткан ял итү урынына әверелде. Өлкән һәм кече яшьтәге тимераякта шуучылар, үзләренә җайлы сәгать табып, боз аренасында шөгыльләнәләр. Төрле яшьтәгеләрдән төзелгән хоккей командалары ярышларда очраша. "Айсберг"ны шәһәр һәм район халкы һәм чит төбәкләр спортчылары да үз...

31 мартта "Айсберг" боз сарае ачылуга бер ел тулды.
Учреждение кыска вакыт эчендә менделеевлыларның яраткан ял итү урынына әверелде. Өлкән һәм кече яшьтәге тимераякта шуучылар, үзләренә җайлы сәгать табып, боз аренасында шөгыльләнәләр. Төрле яшьтәгеләрдән төзелгән хоккей командалары ярышларда очраша. "Айсберг"ны шәһәр һәм район халкы һәм чит төбәкләр спортчылары да үз итте. Малайлар нигездә хоккей уйнарга өйрәнү төркеменә йөри, ә кызлар фигуралы шууны сайлый.
31 мартта барлык теләүчеләр тимераякта шудылар һәм күңел ачу программасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары