Азия кухнясының күптөрлелеге
Якшәмбе көнне Азия кухнясы фестивалендә катнашучылар бу гадәти булмаган бәйрәм кәефен тулысынча тоя алдылар. Аны "Аммоний" масштаблы химия комплексын төзүгә җәлеп ителгән Sojitz корпорациясе (Соджитц корпорейшн) оештырды. - Без Россия культурасына сокланабыз, безнең дә рус коллегаларыбыз һәм кунаклар белән бүлешердәй бик күп кызыклы традицияләребез бар, - диде япон компаниясенең төзелеш...
Якшәмбе көнне Азия кухнясы фестивалендә катнашучылар бу гадәти булмаган бәйрәм кәефен тулысынча тоя алдылар.
Аны "Аммоний" масштаблы химия комплексын төзүгә җәлеп ителгән Sojitz корпорациясе (Соджитц корпорейшн) оештырды.
- Без Россия культурасына сокланабыз, безнең дә рус коллегаларыбыз һәм кунаклар белән бүлешердәй бик күп кызыклы традицияләребез бар, - диде япон компаниясенең төзелеш мәйданчыгы җитәкчесе Инокучи әфәнде, җыелганнарны сәламләп.
Кытай корпорациясеннән төзелеш җитәкчесе Хайян Лун әфәнде чыгыш ясады:
- Соңгы көннәрдә яңгыр яуды, сез безгә кунакка килгәч, кояш чыкты. Без сезгә рәхмәтле һәм Азия кухнясыннан авыз итәргә чакырабыз.
Бу вакытта ап-ак чатырларда һинд, япон һәм кытай ризыклары әзерләнде. Һавага тәмләткечләр исе таралды, чөнки Азия кухнясы өчен аштәмләткеч өстәмәләр һәм үләннәр төрлелеге хас. Ризыкларның күбесе ачы булса да, чакырылганнарның күңеленә хуш килде. Без Инокучи әфәнденең үзен якисоби япон ризыгын әзерләгәндә очраттык.
- Сез монда күргәннәрнең барысын да төзүчеләр әзерли. Без пешекчеләр дә, кулинарлар да түгел, ләкин гадәттә өйдә ашаган ризыкларны пешерүгә канәгатьлек хисе белән алындык. Нигездә болар майсыз тәгамнар, кытай борчагы, дөге һәм токмач, - ди ул.
Җыелганнар рәхәтләнеп чәй церемониясендә катнаштылар һәм яшел чәй әзерләү технологиясе, чәй эчү ритуалы турында кызыклы фактлар белделәр.
- Башта баллы тәм-томнан - "бәхетле кытай борчагыннан" авыз итәргә һәм өч йотым чәй эчәргә, баш иеп, рәхмәт йөзеннән "аригато газеймас" дияргә кирәк, - диләр чара хуҗалары.
Тамашачыны милли биюләр, көнчыгыш сугыш сәнгате элементларын башкарган үзешчән артистлар да әсир итте.
- Без, әйтерсең, Кытай провинцияләренең берсендә яки Япониядә. Гадәти булмаган вакыйга, - дип бүлешәләр Ләйсән Нургалиева һәм Лилия Мөхәммәдиева.
"Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры Р.Ханбиковның ярдәмчесе Рөстәм Гафаров менделеевлылар, район җитәкчелеге, "Аммоний" предприятиесе дирекциясе исеменнән чараны оештыручыларга, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
- Бәйрәм белән котлыйм, сез җыелганнарга күтәренке кәеф бүләк иттегез, - дип билгеләде Рөстәм Исмәгыйлович.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.5600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.10900
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13400
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10600
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9700
-
12 февраль 2021 - 16:42Яз килүнең вакыты билгеле «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итүенчә, 2021 елда Россиядә яз җитү вакыты турында билгеле.11400
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10200
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.11800
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13400
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.10900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика