«Азот» КАҖ ТР Сәнәгать министрлыгы белән килешү төзеде
Казанның Kazan Expo күргәзмз үзәгендә традицион нефть һәм газ химиясе форумы узды.
Пленар утырыш кысаларында «Азот» КАҖ һәм ТР Сәнәгать министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аның нигезендә яклар Татарстан территориясендә ашламалар җитештерүне арттыру, «Азот» КАҖ һәм «Аммоний» АҖ инвестиция проектларын тормышка ашыруда йогынты күрсәтү, республиканың химия сәнәгате өлкәсен яклау буенча дәүләт программаларында катнашу турында килешенделәр.
Фото: «Аммоний» АҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев