Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бабам әтисен беренче тапкыр җиде яшендә күргән

    Балалар иҗат үзәге шәкертләре озак еллар дәвамында әби-бабалары, авылдашлары сөйләүләреннән сугыш елъязмасын алып баралар. Проектның җитәкчесе Лариса Дудакова. Сугыш башланганда әбием Миңнеһөдә Шәйдулловна Насыйфуллинага ике яшь була. Бабам Габденур Галимович Насыйфуллин 1941 елда туа. Алар Тат.Ахтиялдан. Алар кечкенә булсалар да, сугыш турында хәтерлиләр. Җиңү көне алдыннан әбием һәм бабам белән...

    Балалар иҗат үзәге шәкертләре озак еллар дәвамында әби-бабалары, авылдашлары сөйләүләреннән сугыш елъязмасын алып баралар. Проектның җитәкчесе Лариса Дудакова.
    Сугыш башланганда әбием Миңнеһөдә Шәйдулловна Насыйфуллинага ике яшь була. Бабам Габденур Галимович Насыйфуллин 1941 елда туа. Алар Тат.Ахтиялдан.
    Алар кечкенә булсалар да, сугыш турында хәтерлиләр. Җиңү көне алдыннан әбием һәм бабам белән әңгәмә кордым. Әби хатирәләре, әти-әнисе сөйләгәннәр белән бүлеште: "Сугыш кинәт, кызу эш өстендә башланды. Кыен вакытлар килде. Әни көннәр буе эштә, кичләрен мендәргә капланып елый. Күпме кешеләр һәлак булды, язмышлар сынды, аналарның, толларның, ятимнәрнең күпме күз яшьләре түгелде.
    Балаларга да күп эшләргә туры килде. Җәй көне сатар өчен җиләк җыялар иде. Авылда ризык ат караучы йортында әзерләнә. Шунда авылның барлык кешесе көнгә бер порция өчен килә. Икмәкне алабутадан пешерәләр, ашны - ат кузгалагыннан һәм кычытканнан. Кырдан черек бәрәңге җыеп ашый идек", - дип исенә төшерә әби.
    Минем дә черек бәрәңгенең тәмен татып карыйсым килде. Әби белән берничә данәне мичкә тыктык. Ләкин ашый алмадым. Эткә бирдем, ул иснәп кенә карады. Әби, кулын селтәп, болай диде: "Без ашаганны эт тә ашамый".
    "Әти сугышка 1941 елда китә, - дип сөйләде бабай. - Без әни белән икәү калдык. Бәхеткә, авыл кечкенә, туганнар күп. Булдыра алганча, бер-беребезгә ярдәм иттек. Кайбер мизгелләр хәтергә уелып калган. Өлкәнрәк - 10-14 яшьлек малайлар үгез һәм сыерлар җигеп басу сөрәләр иде. Эш бик авыр. Әни белән Бондюгка хәтле җәяү көрпәгә йөргәнне хәтерлим. Нәрсә табабыз, шуның белән тукланабыз.
    Бермәлне әни елап утыра. Бу 1943 ел инде, миңа өч яшь... Әтиемнең әсирлеккә төшүе турында хат килгән икән. 1945 ел җитеп, сугыш та бетте, ә әти һаман кайтмый. 1946, 1947 ел... Һәм ниһаять ул туган йортында. Ябыгып беткән. Миңа ул вакытта җиде яшь иде - әтиемне шул вакытта гына күрдем. Күпме елаштык. Синең дәү бабаң, Галим Насыйфуллович Насыйфуллин, гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылда балта остасы булып эшләде. Барлык өйләр диярлек, мәктәп, клуб аның катнашында төзелде. Әти абруйлы кеше иде. Авылдашлар аңа еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Алар әни белән алты бала тәрбияләделәр".
    1996 елда дәү бабам мәңгелеккә арабыздан китте. Күпләр аның язмышын "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле героена тиңлиләр.
    Гүзәл Мифтахова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: