Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчабыз шөгыль генә түгел

Һәр елны бакчачылар конкурсында катнашучы район Мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Галиева быел да бәйгедән читтә калмады. Кәрзин тутырып алып килгән көзге алма сортлары арасында парлашып үскәннәре дә бар. Фәнни телдә андыйларга атама тапмый калмаганнардыр, әмма безнең телгә сиам игезәкләре дигән әйтем килде. Ранеткаларны хәтерләткән саргылт-кызыл җимешләрне танымый тордык. Алар дүләнә...

Һәр елны бакчачылар конкурсында катнашучы район Мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Галиева быел да бәйгедән читтә калмады.
Кәрзин тутырып алып килгән көзге алма сортлары арасында парлашып үскәннәре дә бар. Фәнни телдә андыйларга атама тапмый калмаганнардыр, әмма безнең телгә сиам игезәкләре дигән әйтем килде. Ранеткаларны хәтерләткән саргылт-кызыл җимешләрне танымый тордык. Алар дүләнә (боярышник) икән. Почта аша чәчәк, яшелчә орлыклары белән бергә менә шул үзенчәлекле җимеш үсентесен дә алдырганнар. Галиевлар бакчасында ул алтынчы көзен каршылаган.
- Иртә җәйдән зелпе (жимолость) беренче җимешләре белән сөендерсә, соңрак - виктория, чия, ак, кызыл, кара карлыган, слива, крыжовник, иртә өлгерүче алма. Көзгә таба виноградка, кара һәм кызыл миләшкә чират җитә. Быел яшелчә уңышы да мул булды. Лаләләр, лилияләр, флокслар, розалар күзне иркәли. Макароводагы бакчада ирем Фәрваз Нурлыгаянович, улыбыз Илнар белән тырыштык. Хәзер гаиләбез артты, киленебез Луиза, оныгыбыз Алтын да бакча хезмәтенә кушылдылар, - дип сөйли Лилия Фёдоровна.
Ык Тамагындагы участокта үскән яшелчә һәм җиләк-җимешне исраф итми запаслар ясаган чакта, кухня кечкенә заводка охшап кала. Компот, кайнатма, повидло, сок, салат һәм тозланмалар белән баз тула. Кайсын туңдырып, киптереп, җимеш каклары ясап та саклыйлар.
Галиевлар бакчасыннан үсентеләр, чәчәкләр Гассар исемендәге мәдәният сарае, мәчет ишегалдын бизи.
- Күршеләребез Зоя һәм Александр Улиевлардан бакча үстерү нечкәлекләренә өйрәнәбез һәм район газетасы битләрендә басылган киңәшләрдән, рецептлардан файдаланабыз, - ди Л.Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакчачылар конкурсы Менделеевск яцалыклары

2
X