Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачылар бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

«Витаминнар муллыгы» бәйгесенә йомгак ясалды.

Уннан артык катнашучы бакчаларында һәм дача участокларында үскән могҗизалы яшелчәләренең фотолары белән уртаклаштылар. Табигать байлыклары зурлыклары һәм кызыклы формада булулары белән күпләрне гаҗәпләндерде. Безнең бәйгене ачкан Галина Щеколдинаны жюри әгъзалары «Проектка тугры» дип тапты. Шундый ук номинациягә Ижёвкадан Миңлебикә Нургалиева лаек булды.

Алия Мөбарәкшина һәм Венера Әхмәдшина яшелчә композицияләре сурәтләрен юллаганнар – алар тулы хокук белән «Оригинальлек» номинациясендә җиңделәр. Рәмзия Әхмәдиева, Фәрид Гәрәев һәм Килеевлар гаиләсе «Бәйгедә яңалар, ләкин дачада тәҗрибәлеләр» дип билгеләнделәр. Редакция коллективына бер кәрҗин яшелчә һәм җимешләр бүләк иткән Ясминур Гыйзәтуллинаны «Киң күңеллелеге өчен» номинациясе белән котлыйбыз!

Призларны алу буенча 2-14-55 телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев