Бала тудыручылар өчен бөтен шартлар да бар
Газета укучыбыз Николай Архипов бала тудыру йорты нигә ябылды, дип сораган иде. Аның мөрәҗәгатенә үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёвтан аңлатма килде: - Бала тудыру бүлеге узган елның июнендә ябылды. Төп сәбәпләрнең берсе - бинаның санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килмәве. Бала тудыру йортын алга таба эшләтү өчен кыйммәтле ремонт...
Газета укучыбыз Николай Архипов бала тудыру йорты нигә ябылды, дип сораган иде.
Аның мөрәҗәгатенә үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёвтан аңлатма килде:
- Бала тудыру бүлеге узган елның июнендә ябылды. Төп сәбәпләрнең берсе - бинаның санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килмәве. Бала тудыру йортын алга таба эшләтү өчен кыйммәтле ремонт кирәк. Йөклелек, бала табу чорында медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту максатында үзәк больница Яр Чаллының перинаталь үзәге белән үзара хезмәттәшлек булдырды. Менделеевск хатын-кызларына тиешле кадрлар белән тәэмин ителгән техник яктан җиһазландырылган заманча медицина учреждениесендә бала табу мөмкинлеге бирелде.
Бала табуга хәтле госпитальләштерү индивидуаль хәл ителә. Йөкле хатын һәм аның гаилә әгъзалары табиб-акушер-гинеколог тарафыннан Чаллының перинаталь үзәгендә планлаштырган бәби табу турында мәгълүмат ала. Райондагы йөкле һәм бәби табучы хатыннар алдан телефон буенча консультация алып тиз арада яки планлы рәвештә ашыгыч медицина ярдәме машинасында перинаталь үзәккә озатылалар. Акушерлык патологиясенең куркынычлык дәрәҗәсе түбән яки уртача булган бәби табучылар Чаллының перинаталь үзәгенә юллана, куркынычлык дәрәҗәсе югары икән - республика клиник больницасына.
Гинекология бүлеге базасында хатын-кызларга бәби табу вакытында һәм тапканнан соңгы чорда экстрен медицина ярдәме күрсәтү өчен бала тудыру залы җиһазланган, соңыннан алар перинаталь үзәкнең обсервация бүлегенә озатылалар.
Менделеевск үзәк больницасының һәм перинаталь үзәкнең ел ярымлык уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә җирле хатын-кызлар консультациясе эше активлашты. Табиблар йөкле хатыннарда акушерлык патологияләре һәм вакытыннан алда бала табу куркынычын киметү һәм булдырмау буенча профилактик эш алып баралар.
Ун айда ашыгыч медицина ярдәме бригадасы Яр Чаллының перинаталь үзәгенә өйләреннән 141 йөкле хатынны алып барды, хатын-кызлар консультациясеннән - 143.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.2100
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.2500
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.2300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.2100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика