Балачак бәйрәме
Халыкара балаларны яклау көнендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды. Традициягә әверелгән балачак бәйрәме конкурслар, спорт ярышлары, фестивальләр җиңүчеләрен, аларның педагогларын тренерларын хөрмәтләү, бүләкләү чарасы да булды. Район җитәкчесе И.Привалов төрле өлкәләрдә иң яхшылар арасына кергәннәргә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. - Безнең бурыч - аларга бәхетле балачак...
Халыкара балаларны яклау көнендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды.
Традициягә әверелгән балачак бәйрәме конкурслар, спорт ярышлары, фестивальләр җиңүчеләрен, аларның педагогларын тренерларын хөрмәтләү, бүләкләү чарасы да булды. Район җитәкчесе И.Привалов төрле өлкәләрдә иң яхшылар арасына кергәннәргә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Безнең бурыч - аларга бәхетле балачак өчен барлык шартлар тудыру, сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә игътибар бирү. Бу юнәлештә армый-талмый тырышучы остазларга рәхмәт.
Игорь Анатольевич халыкара, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, ярышларда, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балаларга һәм педагогларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
Болар - "Мәгариф" номинациясендә рус теле һәм әдәбияты, удмурт теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары А.Смирнова (укытучылары Р.Гайфуллина, Л.Ноговицина), С.Городсков (Л.Павлова), "Мин - тикшеренүче" Идел буе фән конференциясе җиңүчесе Е.Красноперова (Т.Маева). "Спорт" номинациясендә ТР чемпионатында акробатика буенча беренче урын яулаган А.Хәбиров, С.Колбина (З.Кәбирова), кобудо буенча ТР кубогына ия булган Р.Филатов (Л.Богатова).
"Мәдәният" номинациясендә "Без бергә булганда" халыкара фестивале I дәрәҗә лауреаты Л.Заһидуллина (Е.Йосыпова), "Балчык уенчыклар - сызгыручы бәйрәме" IV республика конкурс-күргәзмәсе I дәрәҗә лауреаты (О.Фадеева) һ. б. лар. Бәйрәм геройлары өчен "Химик" спорт сарае, "Батыр" спорт мәктәбе, "Нептун" бассейны, "Айсберг" боз сарае, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре батутта сикерү, атта йөрү, туп белән уеннар, спорт бәйгеләре, фейс-арт (биткә рәсем төшерү) оештырдылар.
Сәнгать мәктәбенең, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның, иҗат үзәгенең "Даяна", "Росинка", "Ля-ля-фа", "Кристалл", "Шаян", "Очарование" вокал һәм бию ансамбльләре чыгышлары бәйрәм бизәге булды. Чараны В.Никифоров, Р.Хәмәтгалимова, Аделина Сперанская һәм Никита Гудовский алып бардылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.3800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:3900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.7400
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.6500
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.9200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9900
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.3900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.4000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10700
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика