Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар өчен шатлык

Пионерская урамының 4 нче, Северная, 6 нчы, Юбилейная урамының 7, 9 нчы йортлары янында "Карповец" территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлсинә Заһретдинова откан грант буенча балалар мәйданчыклары урнаштырылды. Мәйданчыкларда таулар, атынчыклар, комлыклар барлыкка килде. Шәһәрлеләрне район башлыгы Валерий Чершинцев, аның урынбасары Ләйсән Галеева, "Сервис службасы" директоры Рафаэль Сабитов котладылар. Өлкәннәр һәм балалар...

Пионерская урамының 4 нче, Северная, 6 нчы, Юбилейная урамының 7, 9 нчы йортлары янында "Карповец" территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлсинә Заһретдинова откан грант буенча балалар мәйданчыклары урнаштырылды.
Мәйданчыкларда таулар, атынчыклар, комлыклар барлыкка килде. Шәһәрлеләрне район башлыгы Валерий Чершинцев, аның урынбасары Ләйсән Галеева, "Сервис службасы" директоры Рафаэль Сабитов котладылар. Өлкәннәр һәм балалар ачылу тантанасын түземсезлек белән көттеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Руслан Потин Юбилейная урамындагы мәйданчыкка туганы Кирилл һәм кызы Вероника белән килгән, соңгысына комлыкта уйнау бик тә ошады. 1 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары Азалия Гайфуллина һәм Милана Гыйлемханова хәзер биредә уйнау һәм вакыт үткәрү күңелле булачак диләр. Кристина Ефремова һәм Екатерина Пономарёва Северная урамында булганнар. Мәктәп укучылары сөйләвенчә, мәйданчык ачу күңелле узган, чыршы һәм яңа уен элементлары урнаштырылган. Балалар шатлыгын уртаклашырга бөтен ишегалды җыелган.
- Юбилейная урамындагы мәйданчык территориясе машиналардан киртә белән аерылган, башка ишегалларына кермичә, балалар белән вакыт үткәрү мөмкинлеге бар, - ди ике бала анасы Марина Мортазина. - Биш яшьлек улым Булат һәм өч яшьлек Кира рәхәтләнеп тау шуалар. Альбина Мисько, Рәмзия Әхмәдиевага ярдәмнәре өчен рәхмәт. Яңа җиһазлар балаларга озак хезмәт итсен.
Люция Шакирова канәгатьләнү хисе белән Пионерская урамындагы 4 нче йорт ишегалды территориясенең танымаслык булып үзгәрүен билгели. Биредә 217 кеше яши, шул исәптән - 60 бала. Анда яшәүчеләр йорт активистлары Гөлнара Хәйруллина, Ирина Жибко, Эльвира Белалова, Галина Шанталова, Фәридә Галиева, Әминә Әхмәтшина, Сөембикә һәм Мөдәрис Нуховларга бик рәхмәтле.
- Күмәкләшеп чыршы урнаштырдык, бизәдек. Тату күршеләр буларак хәзер Яңа елны гаиләләребез белән ишегалдында каршылый алабыз, - ди йорт комитеты рәисе.
Шәһәр халкы район җитәкчелегенә, депутатларга һәм йорт комитетлары рәисләренә ярдәм һәм булышлык өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Карповец" территориальиќтимагый њзидарђ