Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Балалар өчен уңай шартлар

    Шәһәр ишегалларына яңа кече архитектура формалары урнаштырдылар.

    Уен элементлары «Бондюжский» һәм «Альфа» ТИСләре откан грантлар хисабына барлыкка килде. Аларны Татарстан урамының 3, 7, 5, 5А, 17 нче, Бурмистров урамының 15 нче, Чоловский урамының 3 нче йортлары ишегалларына урнаштырдылар. Бу максатларга 1206 мең сум акча бүленде.

    Территориаль-җирле үзидарәләр рәисләре Рәмзия Әхмәдиева һәм Лидия Маслова сүзләренчә, унбер ишегалдында зур һәм кечкенә атынгычлар, карусельләр, комлыклар, эскәмияләр һәм спорт турниклары барлыкка киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: