Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар кафесы ачылды

Якшәмбе көнне балалар һәм аларның әти-әниләрен шатландырып "Теремок" исемле кафе ачылды. Ул "Рандеву" кафесы алдындагы мәйданда урнашкан һәм гомүмтуклану челтәрен киңәйтү мөмкинлеге бирә. - Без халык ихтыяҗы белән кызыксындык һәм зур теләк белән бу проектны тормышка ашыруга керештек, - диде "Химсервис" ҖЧҖ коммерция директоры Эдуард Минсадыйров. - Әлеге кафе беренче...

Якшәмбе көнне балалар һәм аларның әти-әниләрен шатландырып "Теремок" исемле кафе ачылды. Ул "Рандеву" кафесы алдындагы мәйданда урнашкан һәм гомүмтуклану челтәрен киңәйтү мөмкинлеге бирә.
- Без халык ихтыяҗы белән кызыксындык һәм зур теләк белән бу проектны тормышка ашыруга керештек, - диде "Химсервис" ҖЧҖ коммерция директоры Эдуард Минсадыйров. - Әлеге кафе беренче чиратта яшь клиентлар ихтыяҗын кайгыртыр дип ышандырам. Монда бәйрәм чаралары, туган көннәр үткәрергә мөмкин булачак.
Ассортиментта - фирмалы туңдырма, төрле эчлекле белен. Тиешле җиһаз сатып алынган һәм урнаштырылган.
Яңа объектны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов, урынбасары Рәмзия Әхмәдиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Газпром-Межрегион-Казан" ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе Рөстәм Гафаров катнаштылар.
Кафега беренче булып керүчеләр бәйрәм рухын тойдылар, Чаллы артистлары катнашындагы театральләшкән тамашаны карадылар, уен һәм бәйгеләрдә катнаштылар.
- Эшмәкәрләргә чиксез рәхмәт. Кафега оныгым белән киләчәкмен. Ул бик сөенәчәк, - дип үз фикере белән бүлешә менделеевлы Сәярә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X