Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар китапханәсе яңа форматта

Балалар китапханәсе бәйгеләрдә актив катнаша, Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын яулый. "Тәгәрмәчле әкият" китап театры һәм "Балалар күңелен китап белән көйләүче" проектлары буенча нәни китап укучылар өчен уңайлы шартлар тудырыла. Китапханәдә Балалар китабы атналыгына, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм беренче сыйныфларны әкият хит-парадына кертү буенча театрлаштырылган бәйрәмнәр, грант акчаларына алынган әкият геройлары...

Балалар китапханәсе бәйгеләрдә актив катнаша, Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын яулый. "Тәгәрмәчле әкият" китап театры һәм "Балалар күңелен китап белән көйләүче" проектлары буенча нәни китап укучылар өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Китапханәдә Балалар китабы атналыгына, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм беренче сыйныфларны әкият хит-парадына кертү буенча театрлаштырылган бәйрәмнәр, грант акчаларына алынган әкият геройлары костюмнары, декорацияләр хисабына тагын да күңеллерәккә әйләнде. Быел барлык көчләр оптимальләштерүгә юнәлдерелде.
Шушы көннәрдә балалар китапханәсе Гассар исемендәге мәдәният сараена күчте һәм инде укучыларга хезмәт күрсәтә.
Беренче мәктәп һәм гимназия шәкертләре Александра Безбородова һәм Александр Харитонов фантастика һәм маҗаралар жанрындагы әсәрләр укырга яраталар.
Аларның күңеленә рус язучысы Дмитрий Емцның тылсымчы кыз маҗаралары турында бәян итүче "Таня Гроттер"ы һәм инглиз язучысы Томас Майн Ридның 12 яшьлек Филипп Форстерның сәяхәтләре тасвирланган "Диңгез бүресе. Үсемлек аулаучылар" повесте хуш килгән.
Беренче сыйныфлы Настя Стахеева әкиятләргә һәм үзаңны үстерүче уеннарга өстенек бирә:
- Минем яраткан язучыларым Корней Чуковский һәм Агния Барто. Биредә уңайлы, уку өчен шартлар тудырылган. Китапханәдә дусларым белән шашка уйныйбыз, рәсемнәр ясыйбыз, - дип бүлешә кыз.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Людмила Красноперова һәм аның балалар белән эшләү буенча урынбасары Альбина Попова әйтүенчә, инновацион проект средстволарының бер өлеше яңа 3D һәм музыкаль форматлы балалар әдәбияты һәм китаплар алуга, икенчесе уңайлы шартлар булдыруга тотылачак. Хәзерге вакытта яңартылган китапханәдә балалар өчен танып белү-күңел ачу зоналары оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Балалар китапханђсе