Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар поликлиникасы яңа режимда эшли

Менделеевск районында яшәүче ата-аналарга балалар шифаханәсенә бару - зур сынау, чөнки табиб кабинетына озын-озын чират, балалар елавы... Менделеевск район үзәк хастаханәсе администрациясе балалар поликлиникасы эшчәнлеген оештыруның төрле юлларын эзләде. Нәтиҗәдә башка дәвалау-профилактик учреждениеләрнең, шул исәптән европалыларның эшләү алымнарына тукталдылар. Хәзер кабул итү язылу буенча, балалар табибының эш сәгате һәм бер...

Менделеевск районында яшәүче ата-аналарга балалар шифаханәсенә бару - зур сынау, чөнки табиб кабинетына озын-озын чират, балалар елавы...
Менделеевск район үзәк хастаханәсе администрациясе балалар поликлиникасы эшчәнлеген оештыруның төрле юлларын эзләде. Нәтиҗәдә башка дәвалау-профилактик учреждениеләрнең, шул исәптән европалыларның эшләү алымнарына тукталдылар. Хәзер кабул итү язылу буенча, балалар табибының эш сәгате һәм бер авыруны кабул итү вакыты озайтылды.
Медиклар фикеренчә, шулай итеп участок службасы педиатрларының эшләре оптимальләшер, чиратлар кимер, хезмәт ресурслары нәтиҗәле файдаланылыр, табиблар җитмәгән шартларда бу аеруча мөһим.
- Без районда яшәүчеләрнең эшне яңача оештыруга уңай карашта булуларын теләр идек - балалар табибына иртәрәк язылырга, билгеләнгән вакытка килергә. Сезнең тәртипле һәм төгәл булуыгыз кабинетларга озын чиратлар булдырмаска ярдәм итәчәк. Бергәләп без уңай нәтиҗәләргә ирешербез, - ди баш табиб Олег Сабаев.
Участок табибына язылу өчен сезгә телефоннан шалтыратырга яки теркәлү урынына килергә кирәк. Кабат килү өчен табиб кабинетында язылу оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Балалар поликлиникасы