Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга елмаю бүләк итик

Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шундый исемле акция үткәрделәр һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар. Акцияне шәкертләре белән Бәзәкә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Лилия Ефимова һәм Гөлнур Нуретдинова да хупладылар. Авылда өч инвалид бала яши, алар яшьтәшләре белән аралашуга аеруча мохтаҗ. Акцияне оештыручылар үзләре белән әкият...

Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шундый исемле акция үткәрделәр һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.
Акцияне шәкертләре белән Бәзәкә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Лилия Ефимова һәм Гөлнур Нуретдинова да хупладылар. Авылда өч инвалид бала яши, алар яшьтәшләре белән аралашуга аеруча мохтаҗ. Акцияне оештыручылар үзләре белән әкият геройлары Фея белән Клоуннарны да алдылар. Алар, шаян шигырьләр сөйләп, Регина Фёдорова, Энҗе Мостафина һәм Гөлназ Фәтхуллинаның күңелләрен күтәрделәр, әниләренә шигъри тәлгәшләр багышладылар.
Гөлсәрия Фәтхуллина көтелгән кунакларга рәхмәт белдерде.
- Кызганыч, кызым Гөлназның сәламәтлеге сезнең белән бергәләп күңел ачарга мөмкинлек бирми, - диде ул күз яшьләре аша. - Ләкин аның бәхетле елмаюын күрү - безнең өчен шатлык.
Балалар шулай ук мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова әзерләгән бүләкләрдән дә канәгать калдылар.
- Без аларга шатлыклы мизгелләр бүләк иттек, - дип бүлеште Гүзәлия Зиннуровна. - Янәшәбездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар яшәвен Инвалидлар ункөнлегендә генә түгел, һәрдаим истә тотыйк. Аларның тормышында катнашу үз проблемалары белән ялгыз түгеллекләрен аңларга ярдәм итәр иде. Бу балаларның әти-әниләренә Ходай Тәгалә сәламәтлек, көч, иртәгәге көнгә ышаныч бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Инвалидлар ункљнлеге