Балаларга мәхәббәт белән
Күптән түгел календарьда яңа бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләре көне барлыкка килде. Хезмәт ветераны Луиза Хәсәнова балалар учреждениесендә эшләүгә 38 ел гомерен багышлаган. - 3 нче балалар бакчасы шәкертләре миңа әлегә кадәр очраганда: "Луиза Әхмәтовна, сез мине хәтерлисезме?" - дип сорыйлар, - дип сөйли Л.Хәсәнова. - Ничек...
Күптән түгел календарьда яңа бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләре көне барлыкка килде. Хезмәт ветераны Луиза Хәсәнова балалар учреждениесендә эшләүгә 38 ел гомерен багышлаган.
- 3 нче балалар бакчасы шәкертләре миңа әлегә кадәр очраганда: "Луиза Әхмәтовна, сез мине хәтерлисезме?" - дип сорыйлар, - дип сөйли Л.Хәсәнова. - Ничек хәтерләмәскә...
Аның шәкертләренә хәзер 50 һәм аннан да күбрәк яшь. Ләкин алар шаян, шук сабыйлар булып әле дә хәтерендә сакланалар.
- Женя шулкадәр шук малай иде. Ә Камил көндез йокларга яратмады. Наил начар ашый иде, пешекчеләр аның өчен аерым ризык та әзерлиләр иде, - дип күзләрендә очкын уйнатып сөйли ул.
Луиза Әхмәтовна Бондюгта зур тату гаиләдә туган. Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерли - аларның класслы уйнаган чагы була... Сынау еллары башлана - балалар ярдәмче хуҗалыкта эшлиләр, ипигә чират торалар, черек бәрәңге кәлҗемәсе ашыйлар. Ә Җиңү көне никадәр шатлыклы була!
Луизаның хезмәт биографиясе Карпов исемендәге химия заводында фасовкалаучы булып башлана. Аннан Елизавета Александровна Катаева җитәкчелек иткән 3 нче бакчага няня булып килә.
- Бик катгый, таләпчән иде, теләсә кемне эшкә алмады. Мөдир шундый булырга тиештер дә, - дип билгеләп үтә Луиза апа, - шуның өчен безнең балалар бакчасы иң яхшысы иде.
Бу аның гына фикере түгел. Күпме чыгарылыш баласы, шул исәптән бу юллар авторы да, хәзерге 1 нче гимназиянең коймасы аша караганда бакчага йөргән вакытларын еш искә алалар: "Менә монда кайчандыр җәйге верандалар тора иде, ә биредә безнең участок булды". Луиза Әхмәтовна кебек хезмәткәрләр, тәрбиячеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең балачак якты һәм риясыз узды.
- Эш күп булды, - дип сөйли Л.Хәсәнова. - Кер юу да нянялар вазифасына керде, хәтерлисезме, төркемнәрдә нинди ап-ак ашъяулыклар иде...
Луиза апа 1990 елдан лаеклы ялда. Иртә вафат булган ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Авыр минутларда ул туганнарына, күршеләренә, якыннарына таяна. Луиза Әхмәтовна үзе дә "Изгелек кыл!" дигән принцип буенча яшәде һәм яши. Шунлыктан балалары, оныклары һәм оныкчыклары гына түгел, күпсанлы туганнары да аңа тартыла, барысының да фотографияләрен альбомда кадерләп саклый ул. Анда коллегалары, дистә еллар буена йөрәк җылысын биргән балалар турында якты истәлек буларак төрле еллар чыгарылышлары фотолары да бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.3500
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.3500
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3700
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.7500
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5300
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5900
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.6000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9100
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.6800
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9100
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.7500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика