Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балчыклы су ага

Мин Фомин урамының 24 нче йортында яшим. Фатирым беренче катта. Шәһәрлеләрнең һәркайсының коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына үз фикере бардыр. Мине дә бу өлкәдәге күп проблемалар борчый. Мәсәлән, минем краннан балчыклы кызыл су ага. Инде кайда гына мөрәҗәгать итмәдем. "Килербез, тикшерербез, чара күрербез", диләр дә, эш шул сүзләрдән артмый. Подъезд җыештыру...

Мин Фомин урамының 24 нче йортында яшим.
Фатирым беренче катта. Шәһәрлеләрнең һәркайсының коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына үз фикере бардыр. Мине дә бу өлкәдәге күп проблемалар борчый. Мәсәлән, минем краннан балчыклы кызыл су ага. Инде кайда гына мөрәҗәгать итмәдем. "Килербез, тикшерербез, чара күрербез", диләр дә, эш шул сүзләрдән артмый. Подъезд җыештыру да проблемалы. Мәйданчыкта өч фатир. Күршеләрем белән чиратлап юу турында сөйләшү бушка булды. Нәтиҗәдә, пычраклыктан җаным әрнегәч, үзем себереп куям. Ә миңа бит инде 80 яшь.
Күпчелек Тукай урамының 10 нчы йортында яшәүче кызларымда торам. Аларда икенче бәла - ишегалдында ут юк. Коммуналь хуҗалыкта тәртип кирәк, дибез. Аны бәлки менә шул җитешсезлекләрне бетерүдән башларгадыр?
Әлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары укучыгазета Менделеевуск