Балтырганлы балачак, яки карак төлке
Без - сугыш чоры балалары. Һәр йортта 4-6 шар бала үстек. Илдә сугыш бара. Авылда ир-атлардан өлкән яшьтәге бабайлар гына. Әби-бабайлары булмаган балалар көннәр буе үз карамакларында. Әниләр колхоз эшендә. Ул елларда балалар бакчалары зур авылларда гына. Без җир кардан арыну белән болында, тау буендагы агачлыкларда куянлы-төлкеле уйныйбыз. Гражданнар сугышыннан...
Без - сугыш чоры балалары. Һәр йортта 4-6 шар бала үстек.
Илдә сугыш бара. Авылда ир-атлардан өлкән яшьтәге бабайлар гына. Әби-бабайлары булмаган балалар көннәр буе үз карамакларында. Әниләр колхоз эшендә. Ул елларда балалар бакчалары зур авылларда гына. Без җир кардан арыну белән болында, тау буендагы агачлыкларда куянлы-төлкеле уйныйбыз. Гражданнар сугышыннан калган мылтык көпшәләре тапсак, уен аучылыга әйләнә. Көннәр буе саф һавада булгач, тамак ача. Өйдә ипи дигәннең кадерле исеме генә, үзе юк. Болын-әрәмәләрдән ашарга яраклы яшел үлән эзлибез. Аннан соң балтырган, йонлы көпшә калкып чыга, дөньябыз түгәрәкләнеп китә. Болар артыннан колхоз басуында борчак кузаклана. Аны, гадәттә, берәр бабай саклый. Каравылчының басуның икенче башына киткәнен генә көтеп торабыз да, елга аша чыгып, борчак кузаклары өзәбез. Һәм, бабай күргәнче, качабыз.
Җәй урталарында уракка төшәләр. Бөтен халык басуда була, без дә шунда кайнашабыз. Уенга да вакыт табабыз. Бер дустыбыз төлке оясына тап булды. Безгә кызык. Ояда 4-5 төлке баласы ята. Аларга тимәскә булдык. Арадан иң шук малай берсен өенә алып кайткан һәм читлеккә япкан. Төлке баласын уйнарга чыкканда үзеннән калдырмый. Төлке дә яңа хуҗасына ияләште. Дустыбыз аны муенына каеш тагып, эт кебек йөртә. Урманга уйнарга баргач, каешын салдыра. Бер мәлне дүрт аяклы дустыбыз юкка чыкты. Уен да онытылды. Урманны ду китереп эзлибез. Тапмадык. Төлкене оныта алмыйча, бик озак юксындык.
Ул да хуҗасын хәтерли булып чыкты. Кыш көне тавыкларын чүпләп кенә торган. Капкынга эләкте, бу вакытта дустыбызның абзарында бер генә тавык калган иде. Шулай итеп, дус дип йөргән төлкебез карак булып чыкты.
Наил Гайнетдинов,
хезмәт ветераны
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.2900
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2600
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3700
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3100
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5400
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.4900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика