Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Балык тоту – үзенә күрә бер сәнгать

    Вәсилә Мортазина Якшәмбе көнне Ижевка авылы янында боз астында балык тоту буенча фестиваль булды. Мондый ярышлар уздыру Менделеевск районы өчен изге традициягә әйләнде. Кама елгасы бозында бу чара дүртенче тапкыр үткәрелә. Мартның соңгы көннәрендә, һава торышы бик уңай булмаса да, селкенмә алдавыч һәм батыргычлы кармак (мормышка) белән балык тоту буенча...

    Вәсилә Мортазина
    Якшәмбе көнне Ижевка авылы янында боз астында балык тоту буенча фестиваль булды. Мондый ярышлар уздыру Менделеевск районы өчен изге традициягә әйләнде. Кама елгасы бозында бу чара дүртенче тапкыр үткәрелә.
    Мартның соңгы көннәрендә, һава торышы бик уңай булмаса да, селкенмә алдавыч һәм батыргычлы кармак (мормышка) белән балык тоту буенча осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр шактый булды. Казан, Әлмәт, Мамадыш, Чаллы һәм Менделеевск районыннан өч дистәдән артык кеше җыелды.
    Җомга көнне үк килгән балыкчылар күнекмә алдылар. Ярышлар ике турда үтте. Һәм менә катнашучылар боз өстенә чыкты. Төп максатлары - балыклы урынны табу.
    - Кыш балык тоту җәй көнендәге кебек үк мавыктыргыч. Бозның үзеңә охшаган теләсә кайсы урынын тишәргә була, - дип фикере белән бүлешә Менделеевскидан тәҗрибәле балыкчы Николай Шишкин.
    Өлкән сыйныф укучысы Максим Штукин белән очрашабыз.
    - Мин Мамадыштан. Дүрт яшемнән үзе белән балыкка ияртеп йөргән бабам киңәше буенча килдем, ул мине балык тотуның нечкәлекләренә өйрәтте, - диде ул.
    - Әтием белән икенче ел рәттән ярышта катнашабыз. Батыргычлы кармак белән шыртлака һәм алабуга балыклары тоттым. Шунысы кызганыч, көн җилле булганлыктан, боздагы тишекне бик тиз кар күмә, - дип хафалана Ижевкадан Марсель Вәлиев.
    Чаллыдан ирле-хатынлы Созинлар рәттән утыра. Алар белән әңгәмә корабыз. Ничек монда килеп эләктегез дигәнгә, араларында бердәнбер хатын-кыз булган Елена үзен балык тотарга ире өйрәтүе турында әйтте.
    - Балалар үсеп, таралышты, буш вакыт күп, тотып карарга булдым, ошады һәм мавыгып киттем. Балык тоту уртак ял итү чарасына әйләнде.
    - Кичә хатын миннән күбрәк тотты, - ди Николай. - Бүген зур шыртлаканы тартып чыгарды. Озакламый рольләрне алмашабыз, Лена балык чиртергә утыра, мин уха (шулпа) пешерәм.
    Балыкчылар гаиләсенең шулпа пешерү серләрен сораштык.
    - Фестивальдә беренче мәртәбә катнашам, гадәттә балыкны Вяткадан тотам. Камада кыйммәтле, яхшы балык төрләре сизелерлек кими бара, элек сөләйман балыгы очрый иде, хәзер бик сирәк, - дип фикерен белдерә алты дистә ел бу шөгыль белән мавыгучы Мамадыштан килгән Юрий Климов.
    Икенче тур тәмамланды. Барысы да балыкларын үлчи. Бу мөһим гамәл белән ярышны оештыручы Ирек Абдуллович шөгыльләнә. Казан егете Эдуард Минһаҗев зур пакет белән үлчәү янына килә. Күренеп тора - яхшы чирткән. Ул балыкларын кардан чистарткан арада, аңа сораулар яудырабыз. Биш минуттан алдыбызда һәвәскәр түгел, ә профессионал булуын аңлыйбыз.
    Селкенмә алдавыч белән балык тоту буенча Андрей Красильников (Казан) җиңүче булды, аның тоткан балыгы (4 кг 659 г), икенче - Фәнис Хәбриев (Казан) (3 кг 914 г), өченче - Ижевкадан Виктор Галкин (3 кг 747 г).
    Мормышкага балык тоту буенча беренче урын - Чаллыдан Рөстәм Бәхтиевта (2 кг 835 г), икенче - Менделеевскидан Артур Данилов һәм өченче - Бәзәкәдән Фәрит Хәбибуллин.
    Казан егете Эдуард Минһаҗев боз астыннан балык тоту буенча абсолют җиңүче булды, ул ике көндә 5 килограмм 713 грамм балык тоткан.
    Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләк, диплом һәм кубоклар тапшырылды. Фестивальдә катнашучылар ярышларның баш судьясы Илһам Садыйковка, шулай ук яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Александр Макаровка рәхмәт белдерделәр. Чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: