Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Барыбер түләргә туры киләчәк

    Муниципалитетның актлар залында район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә торак-коммуналь хезмәтләргә бурычны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды. "Татгазэнерго" ЯАҖ Менделеевск филиалы директоры Илдус Җәләев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 271 фатир хуҗасының 20дән 50 мең сумга кадәр бурычы тупланган. 233 йорт хуҗалыгында бурыч 50 мең сумнан артып китә. 270 менделеевлы биш...

    Муниципалитетның актлар залында район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә торак-коммуналь хезмәтләргә бурычны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды.
    "Татгазэнерго" ЯАҖ Менделеевск филиалы директоры Илдус Җәләев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 271 фатир хуҗасының 20дән 50 мең сумга кадәр бурычы тупланган. 233 йорт хуҗалыгында бурыч 50 мең сумнан артып китә. 270 менделеевлы биш мең һәм аннан да артык бурычлы.
    - Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен вакытында түләргә теләмәүчеләргә катгый чаралар күрелә, - дип кисәтте район башлыгы.
    Суд приставлары, полициянең участок вәкилләре белән берлектә ТКХ системасы, идарәче компания хезмәткәрләре бурычны җыйнау буенча үтемле чаралар оештыруда йогынты күрсәтергә тиеш. Электр энергиясеннән һәм кайнар судан файдалануны туктату, уңайлыклары кимрәк булган фатирга күчерү, милекләренә арест салу, чит илгә чыгуны чикләү - бу чаралар исәбендә. Махсус җайланма ярдәмендә бурычлары булган автохуҗаларны ачыклауда "Юл патруле" операциясенең дәвам итәргә тиешлеге ассызыкланды.
    Исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева биргән мәгълүмат буенча, августка исәпләүләрне кертеп, коммуналь хезмәтләргә 22 656 мең сум билгеләнде. Бүгенге көндә айлык сумманың 88 проценты җыелды. Бурычлылар саны кимү ягында түгел. Торак булмаган биналардан һәм беркем дә теркәлмәгән фатирлардан коммуналь хезмәтләр өчен акча җыю катлаулы мәсьәләләр исемлегендә.
    Игорь Анатольевич җитәкчеләргә хезмәт коллективларында бухгалтерия аша тиешле сумманы тотып калу юлы белән түләтү буенча эшне активлаштыру кирәклеге турында искәртте. Хезмәткәрләре арасында бурычлылар булган предприятие җитәкчеләре район башлыгы алдында җавап тотты.
    Бурычлылар арасында тормышта катлаулы хәлдә калган, түләүгә мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар. Андыйлар белән индивидуаль эшләү мөмкинлекләре карала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: