Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баш инженер

Фаат Кирамович Сингатуллин - һөнәри осталыгы, энтузиазмы һәм эшкә бирелгәнлеге 25 ел дәвамында иң җаваплы бурычларны чишәргә ярдәм иткән "Менделеевсказот" заводының төп белгечләренең берсе. Ул төзелә торган заводка Казан химия-технология институты аспирантурасын тәмамлаганнан соң килә. 1986 елдан 1992 елга кадәр техник контроль бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт куя. Коллегалары билгеләп...

Фаат Кирамович Сингатуллин - һөнәри осталыгы, энтузиазмы һәм эшкә бирелгәнлеге 25 ел дәвамында иң җаваплы бурычларны чишәргә ярдәм иткән "Менделеевсказот" заводының төп белгечләренең берсе.
Ул төзелә торган заводка Казан химия-технология институты аспирантурасын тәмамлаганнан соң килә. 1986 елдан 1992 елга кадәр техник контроль бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт куя. Коллегалары билгеләп үткәнчә, Фаат Кирамовичның һөнәри сыйфатлары цехлар лабораторияләрен җибәрүгә әзерләүдә, кадрлар сайлауда һәм укытуда, җитештерү документларын эшләүдә, анализның катлаулы ысулларын үзләштерүдә зур роль уйный. ПТО начальнигы булып эшләгән дәвердә Ф.Сингатуллин җитәкчелегендә җитештерү камилләштерелә, эшчәнлекнең төп төрләре лицензияләнә. Фаат Кирамович 2011 елдан предприятиенең баш инженеры. Җитештерүнең нәтиҗәлелеге, үсеш перспективалары өчен җаваплылык аңа йөкләнә.
Аның җитәкчелегендә хезмәт куркынычсызлыгын һәм сәламәтлекне саклауны, экология һәм сыйфат менеджментын эченә алган менеджментлыкның интеграцияле системасы гамәлгә кертелә. Бу система ИСО 9001 Халыкара стандартлар таләпләренә нигезләнеп сертификатланды, ул кулланучылар сорауларына һәм ихтыяҗларына таянып җитештерелә торган продукциянең сыйфатын даими яхшырту гаранты булып тора. Фаат Кирамович югары квалификацияле белгеч кенә түгел. Аның бар көче, эрудициясе, компетентлыгы предприятие мәнфәгатьләренә багышлана. Эшләү дәверендә ул белгеч, җитәкче, куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле кеше буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе буларак та җитәкчелекнең һәм коллегаларының хөрмәтен казанды. Ф.Сингатуллин профсоюз комитетының азат ителгән рәисе, район Советы депутаты итеп сайланды.
Сингатуллиннар - химиклар династиясе. Хатыны Надежда Ильинична озак еллар техник контроль бүлегендә эшләгән, кызы Алия - план-икътисад бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевсказот Менделеевск яналыклары