Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Баш иябез җиңү солдатына

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чара узды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда безнең районнан ветераннар Хәсән Сәйфуллин, Валентина Верёвкина, Асия Шакирова катнашты. Делегацияне район башлыгы Игорь Привалов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, ветераннар...

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чара узды.
    Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда безнең районнан ветераннар Хәсән Сәйфуллин, Валентина Верёвкина, Асия Шакирова катнашты. Делегацияне район башлыгы Игорь Привалов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина җитәкләде. яшьләр оешмалары вәкилләре, волонтёрлар сугыш ветераннарын "Рәхмәт, сезгә!", "Җиңү белән!" сүзләре белән каршы алдылар. Рөстәм Миңнеханов җыелганнарны бәйрәм белән котлады. Сугыш каһарманнары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Хөрмәтле кунакларны республиканың сәнгать осталары концерт программасы белән сөендерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: