Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Башлап юл яручылар

    Василий Григорьевич Евдокимов Менделеевскига 1986 елда Северодонецк "Оргхим" тресты идарәсенең станокларны көйләп-эшләтеп җибәрүчесе буларак килә. Бу дәвергә аның Грузия, Төркмәнстанда шундый ук предприятиеләрне эшләтеп җибәрү буенча эш тәҗрибәсе зур була. - Ул вакытта заводта төзелгән бердәнбер корпус - административ бина булды. Цехлар төзелеше белән берәттән җиһазлар мотажланды, - дип искә...

    Василий Григорьевич Евдокимов Менделеевскига 1986 елда Северодонецк "Оргхим" тресты идарәсенең станокларны көйләп-эшләтеп җибәрүчесе буларак килә.
    Бу дәвергә аның Грузия, Төркмәнстанда шундый ук предприятиеләрне эшләтеп җибәрү буенча эш тәҗрибәсе зур була.
    - Ул вакытта заводта төзелгән бердәнбер корпус - административ бина булды. Цехлар төзелеше белән берәттән җиһазлар мотажланды, - дип искә ала Василий Григорьевич. - Монтажлау тәмамланганнан соң көйләү-эшләтүгә керештеләр. Линияләрнең үткәрүчәнлеге, электр һәм башка приборларның төзеклеге тикшерелде. Дөрес, катлаулы хәлләр дә килеп чыккалады, әмма күмәк көч белән без аларны җиңдек.
    Нормалы эш көне турында сүз дә булмады. Баш инженер Владимир Бусыгин үткәрә торган киңәшмәләр кичке сигездә булды. Кайвакыт цехтан бөтенләй китмәдек. Йокы бик килә, ардыра торган иде, - ди Василий Григорьевич.
    Ул вакытта аммиак селитрасы цехы операторы булган В.Евдокимовның хатыны Людмила Александровна Кожунова да бу тарихи вакыйгада үзеннән өлеш кертә.
    - Бу бик киеренке вакыт булды, - дип искә ала ул, - күп көч һәм энергия таләп ителде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, көйләп-эшләтеп җибәрүчеләр яхшы белгечләр булды. Кадрлар җитмәү сәбәпле безгә, операторларга, 12 сәгать саен эшкә керешергә туры килде. Нәкъ менә минем сменада селитра җитештерелә башлады.
    1993 елда Василий Григорьевич Яңа Менделеевск заводына эшкә керә. Озак еллар буена аммиак селитрасы җитештерү цехын җитәкли, ул чакта предприятие өчен иң авыр еллар, чимал юк, хезмәт хакын тоткарлыйлар. Шуңа да карамастан, күп хезмәткәрләр предприятиегә тугрылыклы булып кала. 40 елдан артык стажы булган Василий Григорьевич ул елларны һәм бергә эшләгән хезмәттәшләре - смена начальниклары Александр Григорьев, Виктория Курдюкова, аппаратчылар Нина Гридина, Фәһимә Бикбулатова һ.б.ларны җылы сүзләр белән искә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: