Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер атаның өч улы

Игорь Ватан сагына 2003 елда алына. Алты айлык хәрби әзерлекне Краснодар шәһәрендә үтә. Махсус билгеләнештәге гаскәрләр (спецназ) составында Чечня Республикасына җибәрелә. - Мин сугышның чын йөзен күрдем, - ди Игорь. - Ләкин без сынатмадык. Хезмәттәшләрем белән әле дә элемтәдә торам. Николай - шофер. Хәрби хезмәтен дә 2010 елда Алтай өлкәсендә...

Игорь Ватан сагына 2003 елда алына. Алты айлык хәрби әзерлекне Краснодар шәһәрендә үтә. Махсус билгеләнештәге гаскәрләр (спецназ) составында Чечня Республикасына җибәрелә.
- Мин сугышның чын йөзен күрдем, - ди Игорь. - Ләкин без сынатмадык. Хезмәттәшләрем белән әле дә элемтәдә торам.
Николай - шофер. Хәрби хезмәтен дә 2010 елда Алтай өлкәсендә ракетачылар гаскәрләрендә өлкән шофер булып үтә.
- Армиядә алган чыныгу тормышта бик кирәк, - дип исәпли егет.
Вадим Алексеевка да кайнар ноктада булырга туры килә.
Ул хәрби хезмәткә 2007 елда алына. Абыйсы кебек үк, махсус билгеләнештәге гаскәрләр составына эләгә. 2008 елда Көньяк Осетия белән Грузия арасындагы конфликтларны бетерүгә, Абхазиядә тынычлык урнаштыруга өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 23