Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер миллион язылучысы булган блогер – «Ялкын» журналында

«Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичәдә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашты.

Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов YouTube каналын алып бару авыррак, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент.

«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. « Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова.», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.

–Туган телдә яңа проектлар булдыру татар халкының киләчәге бар, дигән сүз, — дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. – «Ялкын» журналының аудиториясен яшьләр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев