Бер сменада укыячакбыз
1 нче мәктәп ишегалдында башлангыч блок төзелеше яңартылды. Аның проекты 2007 елда ук әзер иде, 2010 ел ахырында финанс кризисы сәбәпле, төзелеш туктатылды. Берничө атна элек объектта яңадан эшләр башланды. Төзелеш республика бюджеты средстволары хисабына башкарыла. Заказчысы - ГИСУ - Казанның Дәүләт инвестиция төзелеш идарәсе. - Без чыннан да янкормага...
1 нче мәктәп ишегалдында башлангыч блок төзелеше яңартылды. Аның проекты 2007 елда ук әзер иде, 2010 ел ахырында финанс кризисы сәбәпле, төзелеш туктатылды. Берничө атна элек объектта яңадан эшләр башланды.
Төзелеш республика бюджеты средстволары хисабына башкарыла. Заказчысы - ГИСУ - Казанның Дәүләт инвестиция төзелеш идарәсе.
- Без чыннан да янкормага мохтаҗ, - ди мәктәп директоры Александр Степанов. - Республикада берничә мәктәптә ике сменада укыйлар, шәһәрдә - без генә. Бездә 16 башлангыч сыйныф, ә төп бинада алар өчен нибары сигез кабинет.
Беренче мәктәптә 1018 укучы, шуларның 400е - түбән классларда. Әлеге мәгариф учреждениесенә керергә теләүчеләр елдан-ел арта. Сәбәпләрнең берсе - мәктәпнең уңайлы урнашуы - ул шәһәр үзәгендә.
Макет нигезендә өч катлы бинада 18 сыйныф бүлмәсе, ашханә, китапханә һәм төп корпустагы кебек үк спортзал урнашачак. Ике бинаны галерея тоташтыра. Янкорма нәтиҗәсендә иркен эчке ишегалды барлыкка киләчәк, анда гомуммәктәп линейкалары узачак. Хәзер алар Геройлар аллеясы буендагы юлда үтә, бу уңайлы түгел.
- Ниһаять, быел Карпов исемендәге химзаводны подрядчы итеп сайладылар. Ул безнең социаль партнер да, - ди Александр Михайлович. - Төзелеш башлануны озак көттек, хәзер ашыгырга кирәкми дип уйлыйм. Ашыкмыйча, сыйфатлы итеп күтәрсеннәр.
Безнең визит моментында төзелешкә кран җәлеп ителгән иде.
- Аннан башка эш бармый, эретмә, кирпеч, япмалар төйибез һәм бушатабыз, - дип сөйли автокранчы Владимир Князев. - Иң зур кыенлык - әлегә пычрак, машина бата. Ә эш белән өлгерәбез.
Төзелеп бетмәгән бина бер ел диярлек торды. Белгечләр исәпләвенчә, тагын бераздан фундаментны коткарып булмас иде. Әлегә укучылар янкорма төзелешен ышаныч белән күзәтәләр һәм яңа корпуска күченүне көтәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.2100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.7200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.6500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.6400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.7700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.7700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.8000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.7900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10900
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.11000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика