Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмроссиялеләрдән юридик ярдәм

"Бердәм Россия" партиясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәренә ихтыяҗ артканнан-арта. "Патриот" үзәгенең утырышлар залында узган юридик консультациядә катнашкан район массакүләм-мәгълүмат чаралары журналистлары тагын бер кат моңа инанды. Ачык ишекләр форматында узган бу көнне егермедән артык менделеевлы, шул исәптән хезмәт ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар, Әфганстан һәм Чечня...

"Бердәм Россия" партиясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәренә ихтыяҗ артканнан-арта.
"Патриот" үзәгенең утырышлар залында узган юридик консультациядә катнашкан район массакүләм-мәгълүмат чаралары журналистлары тагын бер кат моңа инанды. Ачык ишекләр форматында узган бу көнне егермедән артык менделеевлы, шул исәптән хезмәт ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар, Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
Нотариуслар Марат Зарипов һәм Лилия Һадиуллина, прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль службасы идарәсенең бүлек начальнигы Марсель Шәфигуллин, Пенсия фонды юристы Марина Комарова, адвокат Валентина Бажина юрист-консультант сыйфатында халыкны кабул иттеләр. Сораулар нигездә җир һәм милекне теркәү, салым ташламалары бирү, ташламалы пенсия белән тәэмин итүгә багышланды. Белгечләр законга таянып, теге яки бу проблеманы хәл итү буенча аңлатма һәм киңәшләр бирделәр.
Шулай ук җир законнарын үтәүгә кагылышлы сораулар да яңгырады.
- Районда буш җирләр күп. Ул мәйданнарны нәтиҗәсез файдалану өчен кем җаваплы? - дип кызыксына авыл хуҗалыгы ветераны.
- Җир белән бәйле сораулар катлаулы, алар җентекле тикшерүне таләп итә. Бу җир участокларын закон нигезендә теркәүне дәвам итәбез. Ә менә ул нәтиҗәле яки нәтиҗәсез кулланылуын билгели алмыйбыз - ул безнең идарә вәкаләтләренә керми. Буш җирләр нигездә хуҗасыз. Бүгенге көндә аларның күбесе дәүләт милкенә тапшырыла, - дип аңлата Марсель Шәфигуллин.
Йорт яны территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелде.
- Безнең ишегалдында эскәмияләр ватык, подъезд төбендә күлләвекләр җыела. Анда яшәүчеләр проблемаларын кем хәл итәргә тиеш? - ди Александр Калмыков.
- Химиклар аллеясы, балалар мәйданчыклары өчен күңел борчыла. Андый урыннарда видеокүзәтү куярга кирәк. Шул вакытта кыңгыр эшне кем башкаруын исбатларга була, хокук тәртибен бозучылардан сорау мөмкинлеге туа, - диде Мария Кукаркина.
- Сезнең сорауларыгыз тикшерү өчен тиешле инстанцияләргә юлланачак, - дип ышандырды "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова.
Аннан җыелганнарга бермә-бер сорау бирү мөмкинлеге бирелде.
Редакциядән: Район газеталары битләрендә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе йогынтысы белән "Юридик консультация" рубрикасы ачылды.
Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотосы

Кайнар линия"нең 2-14-55, 2-15-77, 2-20-98 телефоннары буенча сораулар бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бердђм Россия

2
X