Без Бондюгтан! Безнекеләрне бел!
1945 елның маенда бондюглы Евгений Тюриков Рейхстагка шулай дип яза. Бондюг төбәге, район халкы Бөек Ватан сугышы елъязмасына үз битләрен алтын хәрефләр белән язды. Алты Советлар Союзы Герое биргән 1 нче мәктәп бөтен илгә данлыклы. Батырларча һәлак булган Михаил Фомин һәм Вилен Бурмистров Герой исемен 19 яшьләрендә алдылар. Бондюгта туган...
1945 елның маенда бондюглы Евгений Тюриков Рейхстагка шулай дип яза.
Бондюг төбәге, район халкы Бөек Ватан сугышы елъязмасына үз битләрен алтын хәрефләр белән язды. Алты Советлар Союзы Герое биргән 1 нче мәктәп бөтен илгә данлыклы. Батырларча һәлак булган Михаил Фомин һәм Вилен Бурмистров Герой исемен 19 яшьләрендә алдылар.
Бондюгта туган Анатолий Чехов, Георгий Вьюжанин Бөек Ватан сугышының иң яхшы снайперлары исемлегенә керделәр. Алар турында үзәк газеталарда мәкаләләр бастырылды, Ленинград фронты снайперы Вьюжанин гаиләсенең ничек яшәве турында белергә Бондюгка "Кызыл Йолдыз" газетасы корреспонденты килде.
1 нче мәктәп чыгарылышлары хезмәт укытучысы, Маресьев батырлыгын кабатлаган танкчы Григорий Ковбасюкны яхшы хәтерлиләр. Лейтенант Котдус Габдрахманов дошман амбразурасын үз күкрәге белән каплады. Фронтовиклар Владимир Георгиевский, Дмитрий Щербаков, Василий Прохоров, Хәсән Сәйфуллин һ.б.лар язган истәлекләр тарихи кыйммәткә ия.
Екатерина Алексеевна Тарасова Карпов ис. химзаводта 25 ел эшләде. Сугыш елларында яшь украинка Катя Заливацкая Германиягә куып алып кителгән меңләгән ватандашларының язмышын бүлеште. Ул Штутгарт шәһәрендә антифашистлык оешмасында катнашучы булды. Һәм бу факт документлар белән расланды.
Көнчыгыш Пруссия, Польша һәм Германия лагерьларын үткән 15 яшьлек Миша Чаговскийга 2603 нче номер билгесе берничә елга исемен алыштыра. Тыныч тормышта Миша дәдәй, менделеевлылар аны шулай дип йөртә, безнең шәһәрне төзи.
Карпов исемендәге химия заводының Бөек Җиңүгә керткән өлеше бәһасез. Кыска вакыт эчендә заводлылар оборона продукциясенең 22 төрен үзләштерәләр. Биредә аэрофоторәсемнәр, медицина, авиация өчен продукция, хәтта армия ихтыяҗларына кер юу һәм теш чистарту порошогы чыгарыла. Завод 12 сәгатьлек эш көненә күчә. Станоклар артына хатын-кызлар һәм үсмерләр баса, алар өчен бондарь цехында махсус аскуймалар әзерләнә.
Район авыллары хезмәтчәннәре фронтны продукция белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшлиләр. Бәзәкә, Тат.Чаллы, Сәйтәк, Тихоновода йөзләгән эвакуацияләнүчеләр, блокада Ленинграды балалары яши. Алар арасында "Белое солнце пустыни" фильмы операторы Эдуард Розовский, абыйлы-энеле артист Васютинскийлар була.
Бондюг төбәге фронтка сигез меңнән артык кешесен озата. Биш меңнән артыгы яуда башларын сала. Алар турында истәлек булып Җиңү мәйданында Мәңгелек ут яна.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.3500
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.3000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.4100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4700
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3400
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5800
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.5000
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика