Без булмасак, кем?
Традицион апрель аеның шимбә өмәсендә 20 ветеран катнашты. Алар ничәнче ел рәттән шәһәрнең иң истәлекле урынында - Геройлар аллеясында тәртип ясыйлар. - Бу акциядә район һәм завод ветераннары советлары активистлары катнаша, - дип сөйли Любовь Ионовна Сорокина. - Ветераннар чиләкләр, чүпрәкләр алып килделәр. Мәктәптән су алып чыгып, геройларның бюстларын, постаментларын,...
Традицион апрель аеның шимбә өмәсендә 20 ветеран катнашты.
Алар ничәнче ел рәттән шәһәрнең иң истәлекле урынында - Геройлар аллеясында тәртип ясыйлар.
- Бу акциядә район һәм завод ветераннары советлары активистлары катнаша, - дип сөйли Любовь Ионовна Сорокина. - Ветераннар чиләкләр, чүпрәкләр алып килделәр. Мәктәптән су алып чыгып, геройларның бюстларын, постаментларын, вазаларны чистартып юдылар.
Өмә иртәсе 9.00 сәгатьтә башланды. Завод ветераны, хорга йөрүче А.Гагарина иртәнге сигездә үк килеп, эшкә кереште. Аның яхшы кәеф, энтузиазм белән тырышуы башкаларга да күчте.
- Александра Леонтьевнаның кичектергесез эше бар иде, шимбә өмәсендә дә катнашмый кала алмады. Шуның өчен бар кешедән алда килде, - ди химия заводы ветераннары советы рәисе Р.Галиева.
Өлкән яшьтәге заводлылар тормышында шимбә өмәләре - шәһәр һәм предприятиеләр өчен күмәк көч, хезмәт энтузиазмы белән сугарылган чор.
- Ленин өмәләрендә катнашулар онытыламы соң? - дип искә ала Роза Миңнеәхмәтовна, - Күмәкләшеп завод территориясен җыештыра, агачлар утырта идек. Ә бер елны гипосульфит цехы янында җир бүлеп алып, кыяр да үстердек. Без ул вакытны сагынабыз һәм мондый акцияләрдә катнашырга һәрвакыт әзер.
Быелгы шимбә өмәсе дә аларга һәр кеше уртак максатка зур җаваплылык тоеп эшли торган чорны хәтерләтте. Ирләрнең кул көче дә бик урынлы булды. П.Федоров, А.Пупышев, В.Трапезников, хуҗаларча фикер йөртеп, эшкә тотындылар.
1 нче мәктәп укучылары да ветераннарга ярдәмгә кушылды. Истәлеккә төшкән фото һәм видеоязма мәгариф учреждениесе архивында сакланачак.
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.2000
-
18 февраль 2019 - 16:18Ничә яшьтә тә сәламәт булырга мөмкин «Посёлок» ТИСендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган конференция узды.2900
-
15 февраль 2019 - 16:26Чыныгу мәктәбе ЭЭМ ветераны отставкадагы подполковник Орудж Гасанов 1984 елның декабреннән 2013 елның мартына кадәр эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә.5500
-
15 февраль 2019 - 16:25Батыр очучы Әфганстан һәм Чечня ветераны Минзәлиф Мөхәмәтшин хәрби хәрәкәттә катнашуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Курку белмәс солдат 700дән артык сугыш очышыы ясаган, парашюттан 986 мәртәбә сикергән.5500
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.6700
-
15 февраль 2019 - 11:41Районның торак пунктларында халык җыеннары дәвам итә Тойгуҗа авылы халкы район башлыгы Валерий Чершинцев, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән очрашты.5300
-
15 февраль 2019 - 11:40Әфганчы әтисе район суды федераль судьясы Рафис Әхмәтшин турында кызы Алиса Әхмәтшина язган 15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.5500
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.6900
-
18 февраль 2019 - 16:19Аларның батырлыгы безнең хәтердән җуелмас…Менделеевскида Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган чаралар узды.2900
-
15 февраль 2019 - 16:27Татар Чаллысында буаны капталь ремонтлау планлаштырылаРайон башлыгы Валерий Чершинцев һәм службалар җитәкчеләре Татар Чаллысында халык җыенында булдылар.6100
-
18 февраль 2019 - 16:18Ничә яшьтә тә сәламәт булырга мөмкин «Посёлок» ТИСендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган конференция узды.2900
-
18 февраль 2019 - 16:19Аларның батырлыгы безнең хәтердән җуелмас… Менделеевскида Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган чаралар узды.2900
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеев яналыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47615 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика