Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Без Җиңүне ничек каршыладык

    Ул көнне түземсезләнеп көттек. Шуңа да Җиңү алып килгән 9 май хәтеребезгә мәңге уелып калды. Без мәктәптә идек. Укытучы апабыз сөенечле хәбәрне җиткергәндә, күзләреннән яшь ага иде. - Балалар, өйләрегезгә кайтыгыз. Озакламый әтиләрегезне дә каршыласыгыз булыр. Кая инде өйгә кайту. Урамда баш киемнәребезне күккә чөеп, шатланышып йөрибез: "Ур-ра! Әтиләр кайта!"...

    Ул көнне түземсезләнеп көттек. Шуңа да Җиңү алып килгән 9 май хәтеребезгә мәңге уелып калды.
    Без мәктәптә идек. Укытучы апабыз сөенечле хәбәрне җиткергәндә, күзләреннән яшь ага иде.
    - Балалар, өйләрегезгә кайтыгыз. Озакламый әтиләрегезне дә каршыласыгыз булыр.
    Кая инде өйгә кайту. Урамда баш киемнәребезне күккә чөеп, шатланышып йөрибез: "Ур-ра! Әтиләр кайта!" Әйе, бераздан чыннан да авылга ирләр кайта башлады. Ләкин малайларның барысына да газизләрен кочакларга, "әтием" дип әйтергә насыйп булмады.
    Күршебез кулын җәрәхәтләп кайтты, өендә аны юклык каршы алды: өч бала атасының башындагы будённовкасыннан, өстендәге шинеленнән башка кияргә киеме дә юк иде.
    Илнәттән Дмитрий шулай ук сугыш инвалиды, аягы бөгелми. Әти-әнисе үлгән, өе тузган. Өйләнмәгән аксак егет колхозда бушка эшләп йөрде. Кыш көннәрендә ферма өендә куна иде. Ә кулы алтын - тирә-якта данлыклы столяр.
    Кокшан заводы эшләүдән туктаганнан соң, посёлокның бик күп кешесе хезмәт чыганаксыз кала. Заводның кара таш ваклау тегермәнен онныкы итеп көйлиләр. Тегермәнче Иван дәдәй Дмитрийны кызгана, каравылчы итеп ала. "Столярга эш тә табылыр, яшәргә җылы почмагы да булыр", ди. Алар ашау пешерерлек кенә итеп кечкенә мич чыгаралар. Дмитрийның бөтен байлыгы - тәлинкә, чүмеч, кашык һәм чуены. Тегермәннән көн-төн кеше өзелми, яралардан сызланган фронтовикка тынгылык, тынычлык та булмый.
    1946 елда Кокшан заводының буш биналарына немец әсирләрен алып килделәр. Алар тимер юл төзергә тиеш. Яшәгән урыннары чиста, ашаганнары ипи, ярмалы, токмачлы аш.
    Һәм кысанлыкта интегүче җиңү солдаты Дмитрий Кулаков... Исән чагында аңа кадер-хөрмәт булмады. Без еш кына Метрәй дәдәйне искә алабыз, рухына дога ирештерәбез. Изге күңелле фронтовик безгә рәнҗеп китмәгәндер дип уйлыйбыз...
    Наил Гайнетдинов, хезмәт ветераны

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: