Без – коткаручылар
1063
0
0
86 нчы янгыннан сак бүлеге хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлләрдә дә сыйфатлы ярдәм күрсәтергә әзер. Алар 27 декабрьдә һөнәри бәйрәмнәрен - Коткаручылар көнен билгеләп үттеләр. Бу дата уңаеннан без бүлек начальнигы Александр Балясов белән әңгәмә кордык. - Безнең районда өч янгын сүндерү часте бар. Гадәттән тыш хәлләрдә алар күмәк...
86 нчы янгыннан сак бүлеге хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлләрдә дә сыйфатлы ярдәм күрсәтергә әзер. Алар 27 декабрьдә һөнәри бәйрәмнәрен - Коткаручылар көнен билгеләп үттеләр.
Бу дата уңаеннан без бүлек начальнигы Александр Балясов белән әңгәмә кордык.
- Безнең районда өч янгын сүндерү часте бар. Гадәттән тыш хәлләрдә алар күмәк көчкә берләшәләр. Кирәк булганда без башка районнардагы, күрше республикалардагы коллегаларыбызга да булышабыз. Мисал өчен, Удмуртиядә хәрби кораллар складында шартлау булганда безнең дә ярдәм таләп ителде, - ди Александр Юрьевич. - Кайда һәм нинди масштабта гадәттән тыш хәл буласын алдан юрап булмый, шуңа күрә без һәрвакыт - тәүлекнең 24 сәгатендә әзер.
Тупланган тәҗрибә коткаручыларның эшчәнлегендә зур роль уйный. Мисалга, бәйрәм көннәрендә һәм көчле салкыннарда гадәти булмаган хәлләр туу куркынычы зур.
- Нигездә тискәре күренешләрнең күбесе кеше гаебе белән килеп чыга. Еш кына менделеевлылар безне юкка гына чакырталар: мәсәлән, песи агачтан төшә алмаганда да... Дөрес, хайван да кызганыч, ләкин менә шул мизгелдә башка урында янгын чыгып, безнең ярдәм анда урынлырактыр, - ди А.Балясов.
Әңгәмәдәшебез сөйләвенчә, хәзер бердәм диспетчерлык службасын булдыру проекты эшләнә, озакламый 112 номерына шалтыратып ярдәм сорарга мөмкин булачак. Диспетчер, хәбәрне кабул итеп, тиешле службаларга тапшыра. Барлык телефон номерлары да теркәлә.
Александр Юрьевич кеше тормышын саклау өчен билгеләнгән җиһазлар белән таныштыра. Мисал өчен, юл-транспорт һәлакәте очракларында гидравлик авария-коткару инструментларыннан башка булмый. Зур кайчыга ошаган прибор зыян күргән автомобильдән җәрәхәтләнгән кешене чыгару, кирәк булганда ишекләрне ачу мөмкинлеге бирә.
- Юл-транспорт һәлакәтләрендә урынга барып ярдәм күрсәтү шулай ук безнең вазифага керә, - дип аңлата А.Балясов.
Бензин белән кискеч янгын булганда фатир яки гараж ишекләрен, тәрәзәләрне ачу өчен кирәк. Янгын сүндергәндә су күп таләп ителә, аны ул кадәр күләмдә йөртеп булмый, бу очракта насос ярдәмгә килә. Янгын машинасы, сулык янына килеп, насос кулланып берничә минутта су җыя.
- Безнең егетләр яхшы физик формада, даими күнегүләр алабыз. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки без - коткаручылар, бурычыбыз - ярдәм күрсәтү, коткару, кеше тормышын саклап калу, аңа яшәү мөмкинлеге бирү, - дип әңгәмәне тәмамлый Александр Балясов.
Г.Гыйләҗетдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.2500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:2700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.6200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.4900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.8500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.2500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84