Без сезне көтәбез
Җомга көнне "Юность" район мәдәният йортында егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы озату кичәсе булды. Армиягә алынучылар белән беррәттән хезмәт ветераннары, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, әти-әниләре һәм дуслары булачак солдатларга фатиха бирү һәм изге теләкләр җиткерү өчен мәдәният учреждениесенең зур залына җыелдылар. Җыелганнарны сәламләп район башлыгы Игорь Привалов: - Озакламый сез...
Җомга көнне "Юность" район мәдәният йортында егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы озату кичәсе булды.
Армиягә алынучылар белән беррәттән хезмәт ветераннары, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, әти-әниләре һәм дуслары булачак солдатларга фатиха бирү һәм изге теләкләр җиткерү өчен мәдәният учреждениесенең зур залына җыелдылар.
Җыелганнарны сәламләп район башлыгы Игорь Привалов:
- Озакламый сез кораллы Көчләр сафына басачаксыз, сезгә Ватанны саклау буенча җаваплылык йөкләнә. Хәрби бурычыгызны намус белән үтәп, исән-имин өйләрегезгә әйләнеп кайтырсыз дип ышанабыз. Без сезне көтәбез, - дип билгеләп үтте.
- Бүгенге көндә туксаннан артык якташыбыз армия хезмәтендә, алар турында яхшы хәбәрләр алабыз. Сез дә район традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булырсыз дип уйлыйбыз, Ватанны саклаучылар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт, - диде районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев.
Шәһәрнең Почётлы гражданины Пётр Фёдоров егетләргә мөрәҗәгатендә:
- Безнең кечкенә район илгә җиде Советлар Союзы герое үстергән, шуларның алтысы 1 нче мәктәптә укып чыккан. Кече ватаныгыз белән горурлана аласыз. Әле дә хәтерлим, беркөнне завод музеена "Комсомольская правда" газетасы корреспонденты Бондюг җире тарихы белән танышу өчен килгән иде, чөнки ул архивтан Берлин шәһәренең рейхстагында "Без Бондюгтан. Безнекеләрне бел" дигән язу булуы турында мәгълүмат тапкан. Менделеевлылар Бөек Ватан сугышы елларында да, кайнар нокталарда да намуска тап төшермәделәр. Әти-әниләрегез генә түгел, яшьләр бүлеге, "Патриот" клубы хезмәткәрләре дә сезнең белән элемтәдә булыр дип ышанам. Без сезне яңа җиңүләр белән көтәбез.
Дин әһелләре - Айрат хәзрәт һәм Виктор атакай изге теләкләр җиткерделәр.
- Шуны онытмагыз, сезне өегездә көтәләр һәм яраталар, - диде армиягә алынучының әнисе Ольга Черемных.
- Без бурычны намус белән үтәп, туган шәһәребез үсешенә өлеш кертер өчен кире кайтырбыз, - дип ышандырды яшьтәшләре исеменнән Игорь Черемных.
Алып баручы Виктор Никифоров, Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Кристалл" эстрада бию ансамбле, солист Галия Пшимбаева, брейк-данс төркеме, "Ля-ля-фа" вокаль ансамбле катнашында концерт программасы булачак Ватанны саклаучылар белән очрашуны дәвам итте.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9800
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19600
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11900
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19600
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика