Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без төрле. Ләкин без бергә

Менделеев мәйданында террор актлары вакытында һәлак булганнар истәлегенә "Без төрле. Ләкин без бергә" дип аталган концерт булды. 3 сентябрьдә билгеләп үтүче Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 2004 елның 1-3 сентябрендә булган Бесландагы вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле. Террорга каршы көрәшергә генә түгел, аның килеп чыгуын кисәтергә һәм каршы торырга кирәк дигән...

Менделеев мәйданында террор актлары вакытында һәлак булганнар истәлегенә "Без төрле. Ләкин без бергә" дип аталган концерт булды.
3 сентябрьдә билгеләп үтүче Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 2004 елның 1-3 сентябрендә булган Бесландагы вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле.
Террорга каршы көрәшергә генә түгел, аның килеп чыгуын кисәтергә һәм каршы торырга кирәк дигән фикер чараның лейтмотивы булды. Халыклар дуслыгы йорты бу өлкәдә зур роль уйный, аның чаралары чын рухи кыйммәтләрне популярлаштыру, төрле милләт вәкилләренең мәдәни бәйләнешен ныгытуга юнәлдерелә.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Курчакларның бердәм әйлән-бәйлән уены" исемле декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе игълан ителде. Анда Валентина Антонова, Марианна Кузнецова, Юлия Шакирова, Светлана Биктимерова җиңүче дип табылдылар. Дипломнан тыш аларга иҗат өчен товарлар сатып алуга сертификат бирелде. Бәйгедә актив катнашкан өчен 2 нче "Әкият" балалар бакчасы мөдире Галина Легошинага рәхмәт белдерелде.
Сәхнәдә изгелек һәм диннәргә тигез карашны алга сөрүче "Ля-ля-фа", "Эрвел" төркемнәре, Сирануш Овсепян, Римма Плитман, Николай Макаров, Марианна һәм Влад Кузнецовлар, Марина Комарова, Дмитрий Лахтин һ. б.лар чыгыш ясады.
Шәһәр халкы "Без тынычлык яклы" акциясе белән террор корбаннарын искә алды. Махсус әзерләнгән стендларда мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм илдә тынычлык идеясен хуплап уч төпләре эзен калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Менделеев мђйданы