Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә селитраны каскага салып китерделәр

Казан химия-технология институтын тәмамлаган Елена Анткова 1988 елда Яңа Менделеевск заводына эшкә юллана һәм әле генә оешкан техник контроль бүлегендә эшли башлый. Лабораторияне приборлар, башка кирәк-яраклар белән комплектлау бара. Хезмәткәрләр инструкцияләр, башка документлар әзерли. Северодонецкидан килгән белгечләр көйләү-җибәрү эшләре белән мәшгуль. - Цехны эшләтеп җибәрү вакытында без анализларны 7.2 билгесендә...

Казан химия-технология институтын тәмамлаган Елена Анткова 1988 елда Яңа Менделеевск заводына эшкә юллана һәм әле генә оешкан техник контроль бүлегендә эшли башлый.
Лабораторияне приборлар, башка кирәк-яраклар белән комплектлау бара. Хезмәткәрләр инструкцияләр, башка документлар әзерли. Северодонецкидан килгән белгечләр көйләү-җибәрү эшләре белән мәшгуль.
- Цехны эшләтеп җибәрү вакытында без анализларны 7.2 билгесендә ясадык, - дип искә ала Елена Юрьевна. - Земфира Габдрахмановна Фатыйхова безнең белән җитәкчелек итте, цехны эшләтеп җибәрү көнендә дә ул сменада булды. Лабораториягә аммиак селитрасының беренче партиясен Сергей Иванович Шевченко һәм көйләп-җибәрү оешмасы вәкиле Анатолий Петренко каскада алып керделәр. Без Лариса Богданова белән анализ ясадык, ул заводның беренче продукциясенең югары сыйфатлы булуын раслады.
Ул вакытта нинди хисләр кичердек? Билгеле инде, яшь булуыбызга карамастан шундый мөһим вакыйгада катнашуыбыз өчен шатлык кичердек. Беренче селитра белән колба лабораториядә әле дә саклана. Техник контроль бүлегендә хәзер Лариса Николаевнадан тыш, цехны эшләтеп җибәрүдән соң килгән Наталья Алашеева, Наталья Танаева, Татьяна Буглеева, Ирина Клюхина һ.б.лар эшлиләр.
ОТК бүлеге контроль мастеры Елена Анткованың озак еллар буена намуслы хезмәте Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Почёт грамотасы белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Селитра Цех