Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безне Җиңү турында хыял җылытты

Бондюг егете Мөсәвир Вәҗетдиновның хезмәт биографиясе 12 яшеннән башлана. "Сугыш башланды. Күпләр фронтка китте, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. 1953 елда, унике яшь тулгач, мин заводка килдем. Чуен кою цехына формага салучы итеп билгеләделәр, бронь белән калган әтием дә шунда эшләде. Монда фронт өчен кирәк булган төрле формалар - казаннар...

Бондюг егете Мөсәвир Вәҗетдиновның хезмәт биографиясе 12 яшеннән башлана.
"Сугыш башланды. Күпләр фронтка китте, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. 1953 елда, унике яшь тулгач, мин заводка килдем. Чуен кою цехына формага салучы итеп билгеләделәр, бронь белән калган әтием дә шунда эшләде. Монда фронт өчен кирәк булган төрле формалар - казаннар һәм башкасын койдылар. Эш физик яктан авыр, әмма беркем дә зарланмады, чөнки ул вакытта бер кешегә дә җиңел булмады.
Гунин урамындагы баракта яшәдек. Без өчәү үстек - миннән дүрт яшькә өлкәнрәк апам Фәүзия, мин һәм дүрт яшькә кече энем Мисхәт. Товар һәм продукцияне тимер юл буйлап Можгадагы складка ташыдылар, кыш көне анда ике машина йөрде. Апам кыйммәтле йөкне озатып баручы булды. Җәй көне товарны баржа белән китерделәр.
Әнием су куу җайланмасында эшләде, ул вакытта суны талон буенча гына бирделәр. Без кайвакыт әнигә булышырга бара идек. Эшләгән кешегә көнгә бер килограмм икмәк, иждивениедә булганнарга 300 грамм бирәләр иде. Колхоз басуыннан өшегән бәрәңге җыеп, аннан коймак пешерә идек, тәмен әле дә хәтерлим. Ачка үлмәс өчен халык кыргый суган, җиләк җыйды, балык тотты. Ашау җитми иде. Ул елларда кеше ач булса да, дус яшәде. 1945 елның маенда килгән җиңү турында хыял бар кешене җылытты.
1946 елда мин җиденче сульфат тозлары цехына эшкә килдем, анда сульфатчы булып хезмәт куйдым. Кием озакка җитми, киҗе мамык тукымадан тегелгән күлмәк өч көннән тетелеп бетә. Аннан мине армиягә алдылар, әмма иң элек хәрби комиссариат мәктәпкә дүртенче сыйныфны булса дә тәмамлау өчен укырга җибәрде. Сугышка кадәр мин татар мәктәбендә укыдым. Менә дигән укытучыбыз Мәрьям апа безне - олыгайган егет һәм кызларны укытты. 1951 елдан 1954 елга кадәр Германиядә артиллерист булып хезмәт иттем. Кайткач тагын заводка эшкә кердем. Өйләндем, улым туды".
Мөсәвир Вәҗетдиновичның гомуми эш стажы 40 ел. Медальләре һәм бүләкләре күп: ул сугыш һәм хезмәт ветераны. Мөсәвир аганың тормышы химия заводы белән бәйле. Ветеран күптәннән лаеклы ялда, әмма еш кына урамга чыга һәм яшьлек елларын хәтерләтүче завод ягына озаклап карап тора.
Вәсилә Мортазина язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары сугыш чоры балалары сљйли

2
X