Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ә безнең ишегалдында...

    Редакциягә күршеләре исеменнән балалар мәйданчыгын төзекләндерү проблемасы белән шәһәрле Лилия Җәләлетдинова мөрәҗәгать итте. - Ә безнең Советская урамының 4, 6, 8, Северная урамының 1, 3 нче йортлары ишегалдында - балалар мәйданчыгы. Аның тарихы узган гасырның 70 нче елларында башлана. Биредә күптән яшәүче буларак, үткәнгә экскурс ясыйм. Ул заманнан шомлы шаулаучы...

    Редакциягә күршеләре исеменнән балалар мәйданчыгын төзекләндерү проблемасы белән шәһәрле Лилия Җәләлетдинова мөрәҗәгать итте.
    - Ә безнең Советская урамының 4, 6, 8, Северная урамының 1, 3 нче йортлары ишегалдында - балалар мәйданчыгы. Аның тарихы узган гасырның 70 нче елларында башлана. Биредә күптән яшәүче буларак, үткәнгә экскурс ясыйм. Ул заманнан шомлы шаулаучы һәм көчле җилләрдә авам дип торучы карт топольләр калды. Эскәмияләргә (дөрес, аларның рейкалары юк) ныклы аскуймаларны күптәннән беркемнең дә урнаштырганы юк. менә балаларның төрле яшенә исәпләнгән өч биеклекле турник. Бүген ике генә биеклеге калган - ватык. Турникта җиде яшьлек чагында олы улым шөгыльләнергә ярата иде. Хәзер аңа 45.
    Мәйданчык тирәли койма бик үк эстетик түгел, ләкин ныклы, дөресрәге - бер өлеше. Җилле туксанынчы елларда шундый ук җилле егетләр ЖЭК машинасында очып килеп, койманың бер өлешен төяделәр, иртәгә яңаны һәм матурны куярга вәгъдә бирделәр, ләкин куймадылар. Ә тәҗрибәләре буенча яңа койманың беркайчан да булмаячагын белгән уяу пенсионерлар койманың калган өлешен саклап калдылар. Һәм алар хаклы да булды. Футбол мәйданчыгы урынына хәзер гаражлар. Аның сеткасын малайлар саклап тоталар, кичкә өйләренә алып керәләр иде. Янәшәдә эскәмияләре белән уңайлы беседка, чиста ком салынган комлык, карусель, атынгычлар бар иде. Шәп, шулай бит. Ләкин болар барысы да үткәндә калды.
    Шуның белән мәйданчык өчен иҗат итү чоры тәмамланды, җимерү һәм бушлык чоры башланды. Хәзер бу участокта чүп-чар, шешәләр, чүп үләне. Ә күптән түгел мәйданчык янына бер машина төзелеш калдыклары катыш балчык бушаттылар. Мөгаен, бу комлыктагы комны алыштырырга тиештер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: