Безнең ишегалдында бәйрәм!
617
0
0
Трудовая урамының 8 нче йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева инициативасы белән бу йортта яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен уздырырга карар кылдылар. Менделеевлыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Игорь Привалов, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин, муниципалитетның җаваплы служба һәм бүлекләре вәкилләре, предприятие, оешма җитәкчеләре...
Трудовая урамының 8 нче йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева инициативасы белән бу йортта яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен уздырырга карар кылдылар.
Менделеевлыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Игорь Привалов, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин, муниципалитетның җаваплы служба һәм бүлекләре вәкилләре, предприятие, оешма җитәкчеләре җыелды.
Чараны алып баручы Радик Ахунҗанов тәбрикләү өчен сүзне Игорь Приваловка бирде.
- Капиталь ремонт төгәлләнгән һәр йортны тантаналы тапшыруны гамәлгә кертәбез, ишегалды бәйрәмнәре дә традициягә әвереләчәк. Программада билгеләнгән эшләр уңышлы тәмамланды. Химия заводы төзүчеләре йортта яшәүчеләргә символик ачкычны тапшыра, - диде Игорь Анатольевич.
Л.Карпов исемендәге химия заводының генераль директоры Дамир Шәмсин үз чыгышында:
- Бу йортны завод хезмәткәрләре төзегән иде. Капиталь ремонт башкаруны да безгә ышанып тапшырдылар, эшнең нәтиҗәсе куанычы. Халык канәгать булса, без дә шат, - диде.
Югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен һәм капиталь ремонтны уңышлы тәмамлау уңаеннан химия заводының слесарь-ремонтчылары Роберт Кузнецов, Илдар Гарнаев, штукатур-буяучысы Валентина Ибәтова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Заводның ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы Ринат Габдуллинга эшләрне нәтиҗәле оештырганы өчен аеруча рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Йортта яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясаган Лилия Галиева:
- Республикада мондый программаның тормышка ашырылуына шатланабыз. Дөрес, вакытлы кыенлыклар булды, ләкин халык аңлады һәм түземлек күрсәтте. Президентка, район башлыгы Игорь Приваловка, төзүчеләргә ихластан рәхмәт белдерәбез. Хәзер йортыбызны тиешле тәртиптә тота, саклый белсәк иде. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш телим, - диде.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае артистлары - "Рапсодия" ансамбле, Клара Галләмова, Инна Килеева, Вячеслав Бәйрәмгулов, Галина Богданова һ.б.лар башкарган җырлар бәйрәм бизәге булды. Балалар өчен батут эшләде.
Мәдинә Григорьева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9800
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19600
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11900
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19600
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84