Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Безнең ышаныч һәм таяныч

    Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез Миңнехәят Миңнехуҗиевна Хуҗина 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социлаь яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина килде. Юбилярга җылы котлау сүзләре адреслап, Рөстәм Зиннурович Россия Президенты Владимир Путиннан открытка һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды. Әлфия Кәраметдиновна ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Әгерҗе...

    Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез Миңнехәят Миңнехуҗиевна Хуҗина 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социлаь яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина килде.
    Юбилярга җылы котлау сүзләре адреслап, Рөстәм Зиннурович Россия Президенты Владимир Путиннан открытка һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды. Әлфия Кәраметдиновна ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
    Әгерҗе районының Рыс авылында туган Миңнехәятнең язмышы җиңелләрдән булмый. Сугыш вакытында үсмер зурлар белән бертигез эшли, урман ега, колхозда хезмәт куя.
    - Казанда кәнфит чыгаручы "Заря" фабрикасында 30 елдан артык эшләдем, - дип сөйли юбиляр. - Пенсиягә чыкканнан соң инде 20 ел Менделеевскида яшим.
    Сүзгә туганнары да кушыла.
    - Без гаиләдә дүрт кыз идек, Миңнехәят - иң өлкәне, безгә һәрвакыт ышаныч һәм терәк булды, - дип сөйли сеңлесе Шәмсенур.
    - Миңнехәят апабыз урман ярата. Әле ун ел элек кенә җәяүләп Тихоновога кадәр гөмбә, җиләк, үләннәр җыярга йөри иде, - дип сүзгә кушыла икенче сеңлесе Нәсимә.
    - Безнең апабыз - тыл хезмәтчәне, - дип горурлык белән өстиләр сеңелләренең балалары Гөлчәчәк һәм Минзил Сәлахетдиновлар. - Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез.
    Без туганнарының котлауларына кушылабыз, юбилярга иминлектә йөз яшен каршылавын телибез.
    Вәсилә Мортазина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: