Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең үз Олимпиадабыз

Олимпия уеннары чорында безнең корреспондентлар шәһәрдә үз Олимпиадабыз яшәвен ачыкладылар, һәм тиз арада гадәти булмаган исем иясен таптылар да. Олимпиада Колясева - авария-диспетчерлык службасы хезмәткәре. Тәбәнәк буйлы, аксыл чәчле мөлаем ханым белән аның эш урынында күрештек. Әңгәмә бер-бер артлы килүче телефон шалтыраулары арасында барды. - Без шәһәрнең иске өлешенә хезмәт...

Олимпия уеннары чорында безнең корреспондентлар шәһәрдә үз Олимпиадабыз яшәвен ачыкладылар, һәм тиз арада гадәти булмаган исем иясен таптылар да.
Олимпиада Колясева - авария-диспетчерлык службасы хезмәткәре. Тәбәнәк буйлы, аксыл чәчле мөлаем ханым белән аның эш урынында күрештек. Әңгәмә бер-бер артлы килүче телефон шалтыраулары арасында барды.

- Без шәһәрнең иске өлешенә хезмәт күрсәтәбез, шуңа күрә халыктан гозерләр күп алына, - дип аңлата Олимпиада Николаевна. - Кайдадыр түбәдән су ага, торбалар да тишелә. Безнең бурыч - гаризаны кабул итү, һәм, тизлек срогына карап, бригадага тапшыру.
Олимпиада Николаевнаның төзелеш өлкәсендә дә тәҗрибәсе зур. "Ремстрой"да мастер булып эшләгән, ә диспетчерлыкка күптән түгел генә күчкән.
- Җаваплы, ышанычлы, тыныч, кешеләр белән уртак тел таба белә, - диләр аның турында коллегалары.
- Исемнең кеше язмышына тәэсиренә ышанасызмы? - дип кызыксынабыз.
- Шулай дип расларга алынмыйм. Исемемнең кайберәүләрдә ирексез елмаю, икенчеләрендә Олимпиада турында хатирәләр тудыруына күнектем инде. Мәсәлән, булачак ирем белән Казанда таныштым. Мин тумышым белән Ульян өлкәсеннән, Казанда индустрия-педагогия техникумына кердем, ә Юра елга техникумында укый иде. Кызлар белән танцыга киттек, танышырга теләгән егетләрнең берсе мине биюгә чакырды. Минем чыннан да Олимпиада исемле булуым турында кабат-кабат сорады, - дип елмаю белән искә ала әңгәмәдәшем. - Бер-беребезне ошаттык, шуннан бирле аерылышмыйбыз.
Колясевлар өч бала үстергәннәр. Кызлары Татьяна һәм Наталья Норильскида яши. Татьяна - филология фәннәре кандидаты, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Наталья Чебоксар медицина академиясен тәмамлап, больницада табиб-дерматовенеролог булып эшли. Уллары Александр, әтисе Юрий Николаевич кебек үк, су транспорты системасында хезмәт куя.
Олимпиада Николаевна күптән түгел булган очракны сөйләде.
- Шушы көннәрдә Норильскидан кайттым, кызларыма кунакка барган идем. Мәскәү аша очарга туры килде. "Бегишево" аэропортында таможня контроле хезмәткәрләре паспортымны карагач, "Олимпиадага барасызмы әллә?" дип кызыксындылар. Без гаиләбез белән Сочидагы Олимпия уеннарын күзәтәбез, үзебезнең спортчылар өчен җан атабыз. Фигуралы шуучылар, чаңгычылар чыгышларын, хоккей карыйбыз, - ди ул.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск