Бәхете – балаларында
1284
0
0
Узган атнада тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Людмила Коновалова туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Л.Кривилёва Юбилярны зур һәм әһәмиятле дата белән шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов шәхсән котлады. Ветеранга изге теләкләр юллап, Игорь Анатольевич иң элек РФ Президенты Владимир Путин имзалаган открытка тапшырды. Анда мондый юллар бар:...
Узган атнада тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Людмила Коновалова туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
Л.Кривилёва
Юбилярны зур һәм әһәмиятле дата белән шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов шәхсән котлады. Ветеранга изге теләкләр юллап, Игорь Анатольевич иң элек РФ Президенты Владимир Путин имзалаган открытка тапшырды. Анда мондый юллар бар: "Без сугышның барлык авырлыкларын һәм михнәтләрен намус белән кичергән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезнең һәрберегез гомуми Җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлыклар гасырларда калачак һәм патриотизмның, әхлаклылыкның, эшкә тугрылыкның югары үрнәге булып хезмәт итәчәк".
Котлау сүзләренә Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина кушылдылар.

Язмабыз героеның биографиясе сәхифәләре яшьтәшләренекеннән аерылмый.
- Кечкенәдән хуҗалыкта әти-әнигә ярдәм итә башладым. Алар иртәдән кичкә кадәр Можга районының Билер авылында колхозда эшләделәр. Заманалар авыр иде, бер кисәк ипи өчен күп хезмәт куярга туры килде, - дип сөйли Людмила Михайловна. - Аннан гаиләбез апам яшәгән Кокшан поселогына күчте. Завод лабораториясенә эшкә кергәндә 16 яшем дә тулмаган иде. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укыдым, смена мастеры һөнәренең нечкәлекләренә өйрәндем.
1946 елда фронтовик Павел Николаевичка кияүгә чыктым. Ирем эшчән иде. 20 елдан артык Күрәк авылында "40 лет Октября" колхозында рәислек итте. Тормыш иптәшем белән тугыз бала үстердек.
Хәзер Коноваловлар нәселен алты баласы, 16 оныгы һәм 12 оныкчыгы дәвам итә.
- Балаларым искиткеч, хезмәт сөючән, - дип дәвам итә ул. - Виталий - Түбән Кама мәктәбендә педагог, ТРның атказанган укытучысы, Лидия - Сургут больницасында шәфкать туташы-статист, Татьяна Горький өлкәсендә яши, пенсиядә. Ольга 33 ел химзаводта эшләде, Надежда - КамАЗда лаборант, кечкенәсе Вера химзаводның фармакопея цехында хезмәт куя. Кызганычка каршы, өчесе инде мәрхүм.
- Без бергә җыелырга яратабыз. Гаиләләребездә иң төп бәйрәмнәр - әниебезнең туган көне һәм Җиңү көне, - дип бүлешәләр кызлары Ольга һәм Надежда. - Әниебез әле дә яшьлегендәге популяр җырларны хәтерли.
- Рәхәтләнеп җырлыйм. Җырлар кәефне күтәрә, кыенлыкларны оныттыра, - дип килешә юбиляр. - Җирле газетаны укудан да канәгатьлек алам, беренче битеннән соңгысына кадәр укыйм.
Мөлаем, изге күңелле әбинең күзләренә карап, үзебез дә кәеф күтәренкелеге алдык.
Хөрмәтле Людмила Михайловнага ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез.
Э.Панфилова фотосы
.jpg)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19900
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14500
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17200
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18300
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15400
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16900
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84