Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бишектә үк мине өйрәтүчем, туган телем – бәгърем, син ул, син!

Бу юллар Хәсән Туфанның "Туган тел" шигыреннән алынды. 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Без бу дата уңаеннан менделеевлыларның фикерләрен, туган телләренә мөнәсәбәтләрен сораштык. Рәмзия Мөхетдинова, педагогик хезмәт ветераны: - Туган телем - татар теле. Ана телендә сөйләшүемә, балаларым, оныкларым белән дә шул телдә аралашуыма горурланам. Ә бу...

Бу юллар Хәсән Туфанның "Туган тел" шигыреннән алынды.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Без бу дата уңаеннан менделеевлыларның фикерләрен, туган телләренә мөнәсәбәтләрен сораштык.
Рәмзия Мөхетдинова, педагогик хезмәт ветераны:
- Туган телем - татар теле. Ана телендә сөйләшүемә, балаларым, оныкларым белән дә шул телдә аралашуыма горурланам. Ә бу датага карата фикерем мондый: бәйрәмне елга бер түгел, дүрт тапкыр - елның һәр фасылында билгеләр идем. Аны республика күләмендә ана телен иң яхшы белүчеләр бәйгесе формасында уздырырга була. Гаилә бәйрәмнәре, төрле буыннар очрашулары оештыру телебезне тирәнрәк аңларга, белергә ярдәм итәр иде.
Василий Вершинин, Илнәт мәктәбе директоры:
- Безнең гаилә дә, мәктәп тә интернациональ. Минем туган телем - мари теле, хатынымныкы - татар. Шуңа күрә балаларыбыз ике телдә дә сөйләшә беләләр, шуларга өстәп - русча да. Минем өчен туган телемдә аралашу - күкрәк киереп һава сулауга тиң.
Галина Федорова, "Менделеевские новости" газетасы корректоры:
- Мин Яңабирде мәктәбен тәмамладым. Кызганычка каршы, укыту рус телендә булды. Ул вакытта сәясәт башка иде. Ә өйдә удмуртча аралаштык. Мәктәптә укыганда республиканың удмурт телендә чыгучы журналына үзлегемнән мәкалә яздым. Миңа иҗади эшемне алга таба дәвам итәргә чакыру да килгән иде. Балаларым бераз удмуртча сөйләшәләр, аңлыйлар, әдәби телне белмәүләре генә аяныч.
Магомед Корбанов, хезмәт ветераны:
- Мин милләтем буенча лакец. Ул Дагыстанның төп халыклары составына керә. Менделеевскига 21 ел элек килдем. Үз телемне онытмыйм, мөмкинлек булганда, туган якларыма кайтып, якыннарым, дусларым белән рәхәтләнеп аралашып киләм. Шулай ук татар, рус телләрен беләм.
Мария Семенова, филолог:
- Рус теленә мәхәббәтне укытучым Раиса Григорьевна Сөнгатуллина тәрбияләде. Пединститутта рус теле һәм әдәбияты факультетын сайлавым да очраклы булмагандыр. Безнең телебез бай, матур. Ләкин соңгы елларда шул матурлыкка ямьсез сүгенү сүзләренең үтеп керүе борчылу тудыра. Бу күренеш аеруча балалар, үсмерләр арасында еш күзәтелә. Ә алар, миңа калса, әти-әниләре үрнәгендә шулай эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицђћгђмђ