Битараф булмаган менделеевлылар кошларга ярдәм итә
1501
0
0
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләнде. Канатлы дусларыбызның файдасы, аларның экологиядәге әһәмияте турында һәркем беләдер. Кыш алар өчен авыр чор. Кошлар салкыннан һәм ачлыктан үләләр, чөнки аларның төп азыгы - бөҗәкләр, ә алар кыш көне булмый. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның кошларга ничек ярдәм итүләре турында сорашып белде. 1 нче мәктәпнең...
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләнде. Канатлы дусларыбызның файдасы, аларның экологиядәге әһәмияте турында һәркем беләдер. Кыш алар өчен авыр чор. Кошлар салкыннан һәм ачлыктан үләләр, чөнки аларның төп азыгы - бөҗәкләр, ә алар кыш көне булмый. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның кошларга ничек ярдәм итүләре турында сорашып белде.
1 нче мәктәпнең 5, 7 нче сыйныфлары укучылары, "Кышлаучы кошларга ярдәм ит" проектын гамәлгә ашыруда катнашып, район экологик конкурсында икенче урын алдылар. Проектның максаты - кошларны күзәтү һәм аларга ярдәм итү. Мәктәп укучылары сөйләвенчә, кыш көне шәһәрдә күк күгәрчен, песнәк, чыпчык, карга, саескан, чәүкә, көртлек, чукыр, урман чыпчыгын күрергә була. Кошларны саклау өчен, балалар җимлекләр ясадылар һәм Геройлар аллеясына элделәр.
- Җимлекне кул астындагы теләсә нинди материалдан ясарга була, - диләр проектта катнашучы Алена Шалаумова һәм Александр Петров. - Пластик шешәләр, сок савытлары, яңа ел бүләге каплары, пыяла банка һәм башкаларны кулланырга була. Кошларны ачык төсләргә буялган декоратив җимлекләр җәлеп итә. Шунысы мөһим, йортның түбәсе булсын, салган азыкка кар яки яңгыр үтмәсен. Аларны салкыннар башланганчы урнаштыру кулайрак.
- Тозланмаган дуңгыз салосы яки сыерның туң мае, тары, солы ярмалары, төелгән бодай, көнбагыш һәм мәк орлыклары, шулай ук дүләнә һәм гөлҗимешнең киптергән җимешләре, чикләвек, күркә, кипкән җиләк-җимеш, ак ипи валчыклары - кыш өчен төп азык. Кошларны даими ашатыгыз, алар шул урынга ияләшә һәм азык көтеп тора, булмаса - ачка үләргә мөмкиннәр. Чыпчыклар һәм күгәрченнәр химикат яки тоз сибелгән юлдан кар чукып йөреп тә һәлак булалар, - ди проект җитәкчесе, биология укытучысы Ләйсән Мещихина.
"Кама таңнары" приюты шәкертләре кыш буена "профессиональ" җимлекләр эшлиләр. Хезмәт буенча инструктор Илнар Насыйров җитәкчелегендә алар кошлар өчен агач һәм тимердән оялар ясарга өйрәнәләр, аларны приют территориясенә эләләр.
Март азагында-апрель башында күчмә кошлар җылы яклардан кайта. Әмма безнең шәһәрләрдә үзләренә оя кору өчен урын табу җиңел түгел.
- Укучылар кошлар тормышы белән китаптан укып кына түгел, күзәтүләргә нигезләнеп танышсын өчен, аларны ясалма оялар белән җәлеп итәргә кирәк. Шушы максатны күздә тотып безнең мәктәптә ел саен Кошлар көне уздырыла. Аңа укучылар алдан әзерләнә: стена газеталары, плакатлар ясыйлар. Һәр елны иң матур сыерчык оясына конкурс үткәрелә. Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Очып килгән кошлар барыбер безнең ояларда урын алачак һәм сыерчыклар сайраулары белән безне шатландырачак, - дип сөйли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Архипова.
Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалының 636 нчы төркемендә балта остасы һөнәренә өйрәнүче егетләр ДСП һәм фанерадан сыерчык оялары ясау белән мәшгульләр. Эш белән җитештерү мастеры Фәрит Фатыйхов җитәкчелек итә. Озакламый стадион территориясендә 20 яңа сыерчык оясы барлыкка килер.
Йортларда яшәүчеләр дә кошлар турында кайгырталар. Кайберләре тәрәз янына җимлек куя. Икенчеләре кошларны ишегалдында ашата. Безнең шәһәрдә битараф булмаган менделеевлылар артыр дип ышанасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18700
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.20100
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14600
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17400
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18500
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15800
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.17100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84