Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бүләккә – игелек тамчысы!»

«Өмет яры» социаль яклау үзәге залына сәламәтлек мөмкинлекләре чикле ун бала һәм аларның ата-аналары җыелды.

Биредә алар өчен музыкант Данияр Кәбиров башкаруында «Бүләккә – игелек тамчысы!» исемле музыкаль тамаша үткәрелде. Чараның максаты: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларда халкыбыз көйләренә кызыксыну уяту.

Музыкант яшь тамашачы өчен балалайка, мандолина, курай, кубыс һәм башка уен коралларында авторлык музыкаль композицияләрен уйнады. Оста чыгыш ясаучы Данияр Кәбиров балаларны мавыктыргыч музыка дөньясына алып керде, алар кызыксынып музыкаль уен коралларын карадылар, сораулар бирделәр.

Ахырда балалар һәм аларның ата-аналары уен коралларын кулларына алдылар. Кыңгыраулар, өчпочмаклар, барабаннар, калаклар, трещеткалар бер ансамбльгә әверелеп музыкант белән «Бас кызым, Әпипәне!» сәхнәләштерделәр. Кызлар һәм малайлар үзләрен чын артистлар итеп хис иттеләр һәм үзләре уйнаудан канәгать калдылар.

Ата-аналар музыкаль очрашу оештырган Данияр Кәбировка, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләренә рәхмәт белдерделәр.

Фото социаль яклау үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев