Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бүләккә – патриотик тәрбия үзәге

    Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү маршрутында тагын бер әһәмиятле вакыйга чагылыш тапты. Бу көнне 4 нче мәктәп бинасының аерым янкормасында урнашкан Патриотик тәрбия үзәген ачу церемониясе булды. - Без бу вакыйганы түземсезләнеп көттек. Ветераннарның теләкләрен исәпкә алып ремонтланган иркен бүлмәләр яшьләрне патриотизм рухында, кече ватаныбызга, туган илгә мәхәббәт белән тәрбияләү...

    Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү маршрутында тагын бер әһәмиятле вакыйга чагылыш тапты.
    Бу көнне 4 нче мәктәп бинасының аерым янкормасында урнашкан Патриотик тәрбия үзәген ачу церемониясе булды.
    - Без бу вакыйганы түземсезләнеп көттек. Ветераннарның теләкләрен исәпкә алып ремонтланган иркен бүлмәләр яшьләрне патриотизм рухында, кече ватаныбызга, туган илгә мәхәббәт белән тәрбияләү буенча күппланлы эш алып барырга, буыннар очрашуларын, тематик кичәләр, түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, - диде сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина.
    - Мәктәп тарихы үзенең чыгарылышлары, Ватанның данлыклы уллары - Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугышчы-интернационалистлар турында истәлекле сәхифәләрне саклый. Без район җитәкчелегенә мондый дөрес карар - Үзәкне 4 нче мәктәп бинасында урнаштыру өчен рәхмәтле. Чөнки тарихи үткәнгә һәм аны чагылдыручы кешеләргә рәхмәтле истәлекләр һәм хөрмәтле мөнәсәбәт зур тәрбияви әһәмияткә ия, - дип фикерен белдерә педагогик хезмәт ветераны Маргарита Гудовская.
    Ветераннарны, педагогларны, Әфганстан һәм Чечня сугышчыларын, район инвалидлар җәмгыятен һәм "Патриот" клубы шәкертләрен сәламләп, район башлыгы Игорь Привалов болай дип билгеләде:
    - Администрация вәгъдәсен үтәде. Ветераннар игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Сезнең үтенечегезне башкармый калырга мөмкин түгел иде. Үзәк һичшиксез балалар белән эшләүнең барлык юнәлешләрен хуплаучы булып торыр. Бу - иң мөһиме. Без үткәнне онытмыйбыз икән, димәк киләчәгебез бар.
    Игорь Анатольевич яңа бинага күченүчеләргә фотоаппарат бүләк итте.
    - Фотоаппарат - иганәчеләрдән - район эшмәкәрләре советыннан. Бу Патриотик тәрбия үзәге эгидасында үтәчәк барлык чараларны истәлеккә калдыру өчен кирәкле әйбер дип уйлыйм, - диде ул.
    Чараның тантаналы өлешен бина буенча экскурс дәвам итте.
    Җыелганнар "Резидә" ҖЧҖ төзүчеләренең сыйфатлы эшен билгеләделәр. Район ветераннар советы, сугышчы-интернационалистлар клубы, район инвалидлар җәмгыяте, "Патриот" клубы эшчәнлеге өчен бүлмәләр ачык. Утырышлар залы зәвык белән бизәлгән. Спорт заллары һәм душ бүлмәсе кабул итүгә әзер.
    Лариса Кривилева
    Рәис Сәхапов фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: