Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләккә – «Синяя птица»

Ике һөнәри бәйрәм - Физкультурачылар һәм Төзүчеләр көннәре шимбә көнне "Химик" стадионында район тантаналары үткәрүгә сәбәпче булды. Л.Кривилёва Спортчыларны һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын район җитәкчесе Игорь Привалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров котладылар, иң яхшы тренерларга һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар җиңүчеләренә грамоталар һәм рәхмәт...

Ике һөнәри бәйрәм - Физкультурачылар һәм Төзүчеләр көннәре шимбә көнне "Химик" стадионында район тантаналары үткәрүгә сәбәпче булды.
Л.Кривилёва
Спортчыларны һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын район җитәкчесе Игорь Привалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров котладылар, иң яхшы тренерларга һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар җиңүчеләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Бәйрәм программасы кысаларында белдерелгәнчә, ярышларны җәелдерергә яңгыр комачаулады. Алты спорт төре буенча көч сынашулар "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте.
Көн уртасына һава торышы ачылды. Болыт арасыннан елмайган кояш стадионга җыелган халыкның кәефен күтәрде.
Традиция буенча, бәйрәм көненең төштән соңгы вакыты төзүчеләргә багышланды. Тантана хуҗаларын кече сәхнәдән алыштыргысыз алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова тәбрикләделәр.
Район җитәкчесе Игорь Привалов иң тыныч һәм иҗади һөнәр кешеләрен җылы котлады, төзүчеләрнең районның социаль-икътисадый үсешенә, торак төзелеше программасын уңышлы тормышка ашыруга, торак фондын һәм социаль-мәдәни билгеләнеш объектларын капиталь ремонтлауга, төзекләндерүгә керткән өлешләрен билгеләде.
Бүләкләүләр церемониясен ачып, район җитәкчесе озак еллар намуслы хезмәтләре өчен районның иң яхшы төзүчеләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Россия эстрадасы легендасы - солист Сергей Дроздов җитәкләгән "Синяя птица" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы бәйрәмнең кульминациясе булды. 80 нче елларның яраткан популяр артистлары башкаруында җырлар һәм хитлар менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары өчен чын бүләк булды.
Тамашачылар солистларны көчле алкышладылар, кушылып җырладылар, мәйданда вальс әйләнделәр.
Шәһәр кунаклары репертуарына өлкән буынга яхшы таныш "Ты мне снишься", "Горько", "Мамина пластинка", "Я иду к тебе навстречу", "Моя любовь жива", "Три аккорда", "В море ходят пароходы", "Белый пароход", "Клен" композицияләре керде.
- Төзүчеләрнең шәһәрлеләргә ясаган зур бүләге өчен рәхмәт. Менделеевск җирлегендә популяр артистларның чыгышын оештыручы инициатор булып ел саен Парамонов Геннадий Николаевич торганын беләбез. Халыкның аз җыелуы кызганыч. Шәһәрдә бер генә афиша да эленмәде һәм концертның вакыты да күчерелде. Алга таба боларга аерым игътибар итәргә кирәк, - дип тәэсирләре белән уртаклаша хезмәт ветераны Рәзинә Кәримова. - Зинһар өчен, минем рәхмәтемне һәм теләкләремне бастырып чыгарыгыз, - диде ул.
- Бәйрәмне оештыручылар балалар өчен күңел ачуларны планлаштырмаганнар, ә бәйрәм безгә ошады, - диде яшь гаилә.
Озак еллар намуслы хезмәтләре, төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
«Л.Карпов ис. химзавод» ААҖ
Гайнетдинов Илсаф Рәҗипович, төзелеш һәм монтажлау эшләре электр белән эретеп ябыштыручысы;
Кирилов Алексей Николаевич, төзелеш һәм монтажлау эшләре слесарь-ремонтчысы;
Федоров Валерий Афанасьевич, төзелеш һәм монтажлау эшләре балта остасы.
«Карбамид һәм органик синтез продуктлары фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ААҖ
Хуҗиев Рифат Рәшитович, капиталь төзелеш бүлеге баш инженеры;
Варфоломеев Николай Григорьевич, капиталь төзелеш бүлегенең техник күзәтчелек төркеме җитәкчесе;
Бондаренко Виктор Викторович, капиталь төзелеш бүлегенең гомумтөзелеш эшләре кураторы.
«Резидә» ҖЧҖ
Костин Николай Иванович, коммерция мәсьәләләре буенча директор урынбасары;
Курдасов Виталий Алексеевич, прораб;
Шәехова Любовь Николаевна, штукатур-буяучы.
«Спецстрой» ҖЧҖ
Потапов Григорий Федорович, прораб;
Черемных Олег Михайлович, бульдозер машинисты;
Воробьев Андрей Владимирович, полиэтилен торбалар эретеп ябыштыручысы.
«Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе» АООО
Лю Юн, гомумтөзелеш эшләре менеджеры;
У Гань, төзелеш мәйданчыгы эшчесе;
Ли Сюэвэй, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау бүлеге менеджеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделевск яналыклары Менделеевск районы Физкультурачылар џђм Тљзњчелђр кљннђре